Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2017 елда Россиядә юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны кимегән

Россиядә юл-транспорт һәлакәтләре исәбе быел 6,1 процентка кимегән, һәлак булучылар саны 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда 10 процентка азрак.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Россиядә юл-транспорт һәлакәтләре саны быел 6 процентка кимеде, дип җиткергән беренче вице-премьер Игорь Шувалов. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

"Россиядә юл-транспорт һәлакәтләре быел 6,1 процентка кимеде, һәлак булучылар саны, 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 10 процентка азрак”, - дигән Шувалов дүшәмбе көнне премьер-министр Дмитрий Медведев белән булган киңәшмәдә.

Ул аек булмаган килеш руль артына утыручылар белән булган һәлакәтләрнең 20 процентка кимүен билгеләп үткән. Моннан тыш, машина йөртүчеләр медицина күрсәтмәсен үтүдән сирәгрәк баш тарта башлаган.

Шувалов җәяүлеләрне таптату очраклары, шулай ук балалар белән булган юл-транспорт һәлакәтләре кимүен җиткергән.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев