Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2018 ел ахырына барлык федераль юллар да норматив хәлгә китереләчәк

Ел ахырына шундый юлларның 81 проценты төзекләндерелер, дип көтелә.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 2018 ел ахырына барлык федераль трассалар да норматив хәлгә китереләчәк. Федераль юл агентлыгы башлыгы Роман Старовойт НТВ телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Соңгы елларда федераль автомобиль юлларына бюджеттан бик күп акча тотыла. Бу – безгә Президентның йөкләмәләрен үтәргә мөмкинлек бирә. Киләсе ел ахырына барлык федераль трассалар да норматив хәлгә китереләчәк», - диде Роман Старовойт.

Аның сүзләренчә, ел ахырына шундый юлларның 81 проценты төзекләндерелер, дип көтелә. «Бер ел эчендә без 9 мең чакрым юлга ремонт ясыйбыз», - диде ведомство башлыгы.

Моңа кадәр Росавтодор башлыгы урынбасары Игорь Астахов 2018 ел ахырына федераль юлларның 85 проценты норматив хәлгә китереләчәге хакында хәбәр иткән иде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев