Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2018 елда “Безнең яңа укытучы” бәйгесендә грант алучылар исемлеге расланды

1нче сентябрьгә кадәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, эш бирүче һәм грант алучы арасында өч яклы килешү төзелә.

2018 елда “Безнең яңа укытучы” грантын алучыларның исемлеге  билгеле.  Моңа Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Безнең яңа укытучы” бәйгесендә грант алучылар исемлеген раслау турында”гы ( 10.07.2018 ел. №1085/18)  боерыгы нигез булып тора. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Безнең яңа укытучы" грантын алучы 200 педагогның 90ы - Казан мәгариф оешмаларыннан. Боерыкта язылганча, 2018 елның 6 августына кадәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мәгариф идарәләреннән (бүлекләреннән) грант алучының эшкә урнашуы турындагы раслау кәгазе килергә тиеш.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, эш бирүче һәм грант алучы арасында өч яклы килешү төзелә. Эш бирүче һәм грант алучы ягыннан имзаланган килешүләр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырыла. Таләп буенча, документ министрлыкка, кул куелыр өчен,  2018 елның 1 сентябреннән дә соңа калмый тапшырылырга тиеш. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев