Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2018 елда Казанда 3 миллионынчы туристны каршыларга җыеналар

Татарстан башкаласы мэриясендә 2018 елны Кунакчыллык елы дип игълан итәргә ниятлиләр.

2018 елда Казан 3 миллионынчы туристны каршыларга мөмкин. Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан шәһәре Туризм үсешенә ярдәм күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова шул хакта хәбәр итте.

«Без инде билгеләп үткәнчә, быел туристлар агымының 10-15 процентка артуы көтелә. Бу – футбол буенча дөнья чемпионатына күпсанлы кунаклар һәм туристлар килүе белән бәйле», – дип ачыклык кертте ул.

Өч миллионынчы туристны каршылау өчен вакыйгалы чара оештырылачак, дип хәбәр итте Санникова.

Туризм үсешенә ярдәм күрсәтү комитеты директоры шулай ук 2018 елны Кунакчыллык елы дип игълан итүнең аеруча актуаль һәм мантыйкка ярашлы булуын билгеләп үтте.

«2018 елда Казан Россиянең иң кунакчыл шәһәрләре рейтингының югары баскычында урнашты. Казан ярминкәсендәге «Туризм һәм спорт» халыкара күргәзмәсе кысаларындагы «Кунакчыл Казан» сессиясе быелгы чараларның берсе булачак. Шәһәрдәге барлык вакыйгалы чаралар да кунакчыллык елы шигаре астында үтәчәк», – диде ул.
 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев