2018 елгы дөнья чемпионаты алдыннан кырыгалдарлар ялган банкоматлар урнаштыра
Үзәк банк ышанычлы җирдә: дәүләт учреждениеләре, банк бүлекләре, сәүдә үзәкләре, кунакханә һәм аэропортлардагы банкоматлардан файдаланырга киңәш итә.
2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан кырыгалдарлар ялган банкоматлар урнаштыра, дип яза «КоммерсантЪ» хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама ясап.
Җирле банклар белән таныш булмаган турситлар күпләп килгән вакытта хәл тагын да кискенләшә. Россиялеләр, кагыйдә буларак, бер үк банкоматтан файдалана һәм алар шикле тоелган җайланмага якын килмәячәк. Туристларга исә ялган банкоматны чыныннан аеруы кыен.
Үзәк банк куркынычсыз җирләрдә - дәүләт учреждениеләре, банк бүлекләре, зур сәүдә үзәкләре, кунакханә һәм аэропортларда урнаштырылган банкоматлардан файдаланырга киңәш итә.
Фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев