Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 елда Бөтенроссия авыл Сабан туеның кайда үтәчәге билгеле

Татар халкының милли бәйрәме Самара өлкәсе Камышлы районында узачак.

X Бөтенроссия авыл Сабан туе Самара өлкәсе Камышлы районында узачак. Бу хакта Курган өлкәсе Әлмән авылында узган IX Бөтенроссия авыл Сабан туенда Әлмән районы башлыгы Дамир Сөләйманов игълан итте.

Самара өлкәсе вәкиле, Сабан туе ябылганда, кунакларга мөрәҗәгать итеп: "Беренче Бөтенроссия авыл Сабан туе 2010 елда Самара өлкәсендә үткәрелгән иде. Ул кабат безгә әйләнеп кайта. Без Сезне көтәбез, кунакка килегез", - диде.

  • Бөтенроссия авыл Сабан туе тәүге тапкыр Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында уздырыла. 2011 елда - Чуваш Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында, 2012 елда - Чиләбе өлкәсенең Красноармейск районы Дубравка бистәсендә, 2013 елда - Пермь краеның Барда район үзәгендә, 2014 елда - Волгоград өлкәсенең Светлояр районы Кече Чупурники авылында, 2015 елда - Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылында үткәрелде. 2016 елда Бөтенроссия авыл Сабан туен Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы эшчеләр бистәсе кабул итте. 2017 елда авыл сабан туе Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында бәйрәм ителде.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев