Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 елда Татарстан халкына кар барсларын үрчетү үзәген күрсәтәчәкләр

Республикада кар барсларын үрчетү үзәген проектлаштыруга 10 миллион сум акча каралган.

Татарстанда быел кар барсларын үрчетү үзәге төзелеше башлана. Киләсе елга инде Татарстан халкына һәм журналистларга кар барсларын үрчетү үзәген күрсәтергә вәгъдә итәләр. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җиткерде.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан югалып баручы хайван төрләре популяциясен саклау буенча карар кабул ителде. Зур эш башкарылды. Кешеләр барс балалары кайда, күрәсе килә, дип сорый. Республикада хәзерге вакытта әлегә андый урын юк”, – дип җиткерде министр.

Республикада кар барсларын үрчетү үзәген проектлаштыруга 10 миллион сум акча каралган. Смета төзелгәннән соң төзелеш бәясе ачыкланачак. Федераль проект бу, шунлыктан эксплуатацияләү һәм бинаны тоту мәсьәләләре Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән бергә алып барылачак. Сочи тәҗрибәсе нигезендә, барсларны иреккә чыгару программасы да эшләнәчәк.

“Татарстанда үзәк төзеләсе урын билгеле. Ул Лаеш районындагы Идел-Чулман тыюлыгында. Барсларны үрчетү бер пардан башланачак”, – дип билгеләп үтте Габделганиев.

Хәзерге вакытта проект буенча эшләр бара. Безнең илдә бары 150-180 кар барсы гына калган, алар көннән-көн әзәя бара.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев