Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 елда «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре»

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПКның иң яхшы белгечләрен котладылар. Биредә 2019 елда «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Үз эшчәнлекләрендә югары нәтиҗәләргэ ирешкэн тармакның 100 иң яхшы вәкиле Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дипломнарына һәм 100 мең сум күләмендә премиягә лаек булды. Конкурсның максаты-АПК белгечләрен кызыксындыру һәм эш нәтиҗәлелеген арттыру, югары нәтиҗәләргә ирешкән тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен ачыклау, аграр һөнәрләрнең абруен күтәрү.

Конкурста җиңүчеләрне актлар залында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков җылы сәламләде.

Безнең районнан быел жиңүчеләр: Шәрәфиев Рөстәм Нурислам улы – ҖЧ «Шытсу» җәмгыяте баш агрономы, Фаляхетдинова Айгөл Мөхәммәтхан кызы – ҖЧ «Шытсу” җәмгыяте бухгалтеры, Ханнанов Фәнис Фальван улы – ҖЧ «Игенче» җәмгыяте баш механигы, Мирзагалямов Нияз Резван улы – ҖЧ «Игенче» җәмгыяте баш ветеринария табибы, Мусин Рамил Альбирт улы–  КФХ Мөхәммәтшин  З.З баш зоотехнигы.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев