Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 елгы төп дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә

Дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу өчен чыгарылыш сыйныф укучысы үз мәктәбендә гариза язарга тиеш.

Быел X сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү бүген, 1 мартта, төгәлләнә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Рособрнадзорның матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

«Дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу өчен чыгарылыш сыйныф укучысы үз мәктәбендә гариза язарга тиеш. Анда тапшыру өчен сайлап алынган предметлар һәм йомгаклау аттестациясенең формасы (төп дәүләт имтиханы яки дәүләт чыгарылыш имтиханы) күрсәтелә», - дип искәрттеләр Рособрнадзорда.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, төп дәүләт имтиханы 2019 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп формасы булып тора. Ул стандартлаштырылган формадагы контроль-үлчәү материалларын кулланып үткәрелә, форматы исә XI сыйныфны тәмамлаучылар тапшыра торган бердәм дәүләт имтиханы форматына якынайтылган.

Ведомствода искәртүләренчә, төп гомуми белем турында аттестат алу өчен IX сыйныфны тәмамлаучылар ике мәҗбүри предмет – рус теле һәм математикадан имтихан тапшырырга тиеш.

Төп гомуми белем турында аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен имтихан тапшыра торган барлык дүрт фән буенча да уңышлы узуы шарт. Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән укучылар һәм инвалидлар үз теләкләре буенча бары тик рус теле яки математикадан имтихан тапшыра ала.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X