Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елда ана капиталының күләме 470 мең сумга җитәчәк

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов сүзләренчә, ана капиталы 2016 елдан соң беренче тапкыр 2020 елда гына индексацияләнәчәк.

Ана капиталы 2016 елдан соң беренче тапкыр 2020 елда индексацияләнеп, аның күләме 470 мең сумга җитәчәк. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсына шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә ана капиталының күләме 453 мең сум тәшкил итә. 2020 елга ул 17 мең сумга диярлек артып, 470 мең сумга җитәчәк», - диде парламентарий.

Айрат Фәррахов әйтүенчә, 2019 елда ана капиталын индексацияләү күздә тотылмый һәм ул 453 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк.

Ана капиталы яшь гаиләләргә ярдәм чарасы буларак һәм туучылар санын арттыру максатыннан 2007 елда кабул ителде. Ул чагында аның күләме 250 мең сум тәшкил итә иде.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Айрат әфәнденең бер айлык хезмәт хакы әни капиталы хәтледер