Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елда Татарстанда электр энергиясе өчен исәп бердәм түләү документына кертеләчәк

2019 елның 11 ае эчендә бердәм исәп-хисап үзәге аша 36,7 млрд сум акча җыелган, аның 60 проценты коммуналь хезмәтләргә туры килгән.

 2020 елда электр энергиясе өчен исәп бердәм түләү документына кертеләчәк. Сынау режимында механизм бу айда Саба районында эшли башлаячак. Бу хакта журналистларга «Татэнергосбыт»ның биллинг буенча директор урынбасары Роберт Хәбибуллин сөйләде.

«Февральдә Алабуга һәм Менделеевск булачак. Март аеннан бөтен республика буенча электр энергиясе күрсәтелгән бердәм квитанция алачакбыз», — диде ул. Шулай итеп, бердәм түләү документына әлегә газ хисабы гына кермәячәк.

Компания планнары турында сөйләгәндә, ул шулай ук, киләсе елның 1нче кварталында Бердәм исәп-хисап үзәгенең 4 территориаль офисын «Татэнергосбыт» офисларына күчерү планлаштырылуын әйтте. Шулай ук Казан, Чаллы һәм Түбән Камада халыкны кабул итү шартларын яхшырту мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк булачак.

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X