Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2025 елда пенсияләр ике тапкыр индексацияләнәчәк

Киләсе елда Россиядә пенсияләрнең ике индексациясе булачак: еллык инфляция күләменә (1 гыйнвардан) һәм РФ Социаль фонды керемнәре дәрәҗәсе үсеше нигезендә (1 апрельдән).

2025 елда пенсияләр ике тапкыр индексацияләнәчәк

Фото: © «Татар-информ»

РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов алда торган түләүләр турында сөйләде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Сафонов сүзләренчә, 2025 елның 1 гыйнварыннан пенсияләр факттагы инфляцияне исәпкә алып индексацияләнәчәк. Сафонов искәрткәнчә, Икътисади үсеш министрлыгы инфляция буенча күрсәткечләрне яңадан карады: 2024 елда бу күрсәткеч 5,1% тан 7,3% ка кадәр, 2025 елда - 4% тан 4,5% ка кадәр.

Социаль Фондка килгәндә, индексацияләрнең икенче дулкыны каралган аның керемнәре күләме ел нәтиҗәләре буенча билгеле булачак.

Моннан тыш, Сафонов эшләүче россиялеләрнең пенсияләре индексацияләнәчәген искәртте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

#пенсия

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2025-elda-pensiyalar-ike-tapkyr-indeksaciyalanacak-5894061

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев