Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2030 елда дөньядагы 15-29 яшьтәге халыкның өчтән бергә якыны мөселманнар булачак

Мөселманнарның бүгенге буыны бөтен дөнья буйлап актив сәяхәт итә.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Мөселманнарның бүгенге буыны бөтен дөнья буйлап актив сәяхәт итә һәм моннан файдаланырга теләгән илләргә үзләренең туристлык тармагын алар өчен кызыктыргыч итәргә кирәк, дип саный экспертлар. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

HalalTrip мөселман туристлык порталы белән берлектә Mastercard тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 2025 елда 18-36 яшьлек мөселманнар сәяхәтләргә елына 100 миллиард доллардан артык акча сарыф итәчәк. Бу – 2016 елга караганда ике тапкырга артык.

«Туристлык тармагына моңа игътибар бирергә һәм аның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә әзер булырга кирәк», - ди туристлык өлкәсенә йөз тоткан Phocuswright Inc. аналитик компаниясе эксперты Дуглас Куинби.

Бүгенге көндә мөселманнар сәяхәт кыла торган төп юнәлешләр – Малайзия һәм Индонезия. Алар арасында шулай ук Япония, Таиланд һәм Австралия дә популяр. Бу илләрдә мөсеманнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә йөз тоткан туристлык урыннары елдан-ел арта.

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 2030 елда дөньядагы халыкның өчтән бергә якыны мөселманнар булачак. Биредә 15-29 яшьлекләр хакында сүз бара.

 

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев