Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

21 ЯШЬЛЕК КИЯҮ ӘБИ-БАБАЙСЫНЫҢ ЙОРТЫНДА ЯНЫП ҮЛГӘН

Мөслим районы Түбән Табын авылында чыккан янгында 21 яшьлек ир-ат янып үлгән дип хәбәр итә "Татар-информ".

Кичә төнге сәгать бердә Түбән Табын авылының Мәктәп урамында шәхси йорт яну турында хәбәр алына. Янгынны сүндерүдә ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыяте, шәхси хуҗалыклардагы техника җәлеп ителә.

Бу йортта ике гаилә яшәгән. Йорт хуҗасы 21 яшьлек кияве өй эчендә калуын әйтә. 

Янгын сүндерүчеләр утны чагыштырмача тиз - ярты сәгатьтә сүндерә. 

20 минуттан янгын сүндерүчеләр залда ир-атның гәүдәсен таба. Йортның эче тулысынча янып беткән дип хәбәр итә "Татар-информ". Янгын электр җиһазларын дөрес кулланмау нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. 

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев