Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

25 яшьлек егет никахтан соң бер ай үтүгә ваҗигале төстә үлә [булган хәл]

Яшь парлар таныша, кавыша, иң якын туганнарын бергә җыеп никах, туй мәҗлесләрен оештыра. Яңа гаилә барлыкка килә, гашыйклар өчен яңа тормыш башлана. Барысы да әлеге юлның озын һәм бәхетле булуына ышана, тик бәхет артыннан кайгы да килә ала шул…

4 декабрьдә Түбән Кама шәһәренең ОАО «Танеко» төзелеш мәйданында 25 яшьлек егет 20 метр биеклектән егылып төшә. Егетнең шахта баскычыннан төшкәндә аягы шуып китә. Кызганыч, ул саклык каешын бәйләмәгән була. Алган җәрәхәтләрдән Алмаз исемле эшче шул ук мизгелдә җан бирә. 

Шунысы билгеле: Алмаз Түбән Камага Башкортстаннан килгән. Октябрь аенда алар  сөйгәне белән никах укытып, туйга әзерләнә башлый. Кызганыч, әлеге мәҗлесне оештыру язмаган булып чыга.

Мәгълүмат www.vestikamaza.ru  сайтыннан алынды.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев