Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

27 ел комадан соң уянган

Германиядә 27 ел комада яткан хатын һушына килгән, дип хәбәр итә Daily Mail.

1991 елда юл һәлакәтенә эләгүе сәбәпле, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче ханым Мөнирә Абдулланың баш мие җәрәхәтләнә. Әл-Айн шәһәреннән ерак түгел генә аның автомобиленә мәктәп автобусы бәрелә. Машинадагы улын Омарны гәүдәсе белән каплап, Мөнирә аның гомерен саклап кала. Малай җиңелчә җәрәхәтләнә.
Мөнирәне урындагы дәваханәгә илтәләр, аннары диагноз куяр өчен Лондонга күчерәләр. Табиблар Мөнирәненең халәтен  комага охшаш  минималь  аң дәрәҗәсендә дип бәяли. Бу хәлдә ул авыртуны сизгән булган.
Соңрак аны Гарәп Әмирлекләренә кайтаралар, озак еллар трубка аша ашаталар һәм физиотерапия процедуралары үткәрәләр.
2017 елда Абу-Даби принцы  Мөхәммәт бин Зәит Абдулла гаиләсенең хәлен белә һәм Мөнирәне Германиядә дәвалар өчен акча  түли. Бер елдан Мөнирә төрле авазлар чыгара башлый, аннары уяна һәм малае исемен әйтә.
Бүгенге көндә хатын Абу-Дабига кайткан һәм гаиләсе белән бергә тергезелүен дәвам итә. Аңа мускуллары атрофиясен дәвалар өчен физиотерапия таләп ителә.

 

Автор: Ә.Шакирҗанова.
Чыганак: Lenta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X