Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 3 балыкчы батып үлгән: араларында 13 яшьлек үсмер дә булган [фото]

    РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кичә, 10 мартта иртәнге 8.20 сәгатьтә, Ык елгасында "УАЗ 3909" автомобиле боз астына төшкән, салонында Әлмәттән килгән 5 балыкчы булган. Аларның 2се боз астыннан үзләре чыга алган. Аларны очраклы кеше күргән. Балыкчылар хастаханәгә озатылган. Әмма, кызганыч, 57...

    РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кичә, 10 мартта иртәнге 8.20 сәгатьтә, Ык елгасында "УАЗ 3909" автомобиле боз астына төшкән, салонында Әлмәттән килгән 5 балыкчы булган. Аларның 2се боз астыннан үзләре чыга алган. Аларны очраклы кеше күргән. Балыкчылар хастаханәгә озатылган. Әмма, кызганыч, 57 һәм 54 яшьлек ике ир-ат һәм 13 яшьлек үсмер боз астыннан чыга алмаган. Аларны Чаллы водолазлары 11.55 сәгатьтә автомобиль кабинасыннан тартып чыгарган.

    Татар-Информ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: