Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казанның муниципаль парковкалары түләү алмыйча эшләячәк

30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казанның урам-юл челтәре буенда урнашкан муниципаль парковкалар түләү алмыйча эшләячәк. Шимбә көнне 29 декабрьдә парковкалар гадәти режимда эшли.

Муниципаль парковканы 3116 кыска номерга җибәрелгән смс-хәбәр ярдәмендә, мобиль кушымта аша, шулай ук парковкалар эшли торган зонада урнаштырылган паркомат аша түләргә мөмкин. Хәзерге вакытта Вконтакте социаль челтәрендә "Казан паркингы" төркеменең бот аша түләүнең өстәмә ысуллары һәм "Яндекс.Деньги" һәм "Сбербанк онлайн" аша парковка счетын тулыландыру ысуллары да бар. . Парковка өчен түләүне алдан, парковка башланыр алдыннан башкарырга кирәк. Түләмәгән өчен штраф күләме 2500 сум тәшкил итә.

Шунысын да әйтергә кирәк, муниципаль урам парковкаларының режимы эш һәм шимбә көннәрендә 7.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр билгеләнгән. Төнлә (21.00 дән 7.00 сәгатькә кадәр), якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә (тәүлек буе) муниципаль урам парковкаларында транспорт чараларын урнаштыру өчен түләү алынмый. Парковкаларны урнаштыру схемасы "Казан паркингы" сайтында күрсәтелгән.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда муниципаль парковкалар түләү алмыйча 23 февральдә, 8 һәм 9 мартта, 1 майдан 4 майга кадәр, 9 майдан 11 майга кадәр, 12 июньдә, 30 августта, 4, 6 ноябрьдә, шулай ук Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәмендә эшләячәк.

Фото: https://pixabay.com | IgorSaveliev

https://www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев