Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

30 елдан артык авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Шәмсиев, урлашуда гаепләнеп, суд каршына басачак

Татарстан Прокуратурасы якын арада Яшел Үзән районындагы Түбән Карамалы (Нижние Вязовые) башлыгы Фоат Шәмсиевкә карата ачылган җинаять эшен судка тапшырачак. Җитәкче урлашуда ( РФ ҖКның 159 маддәсенең 4 бүлеге) һәм вәкаләтләрен арттыруда (РФ ҖКның 286 маддәсенең 3 бүлеге, "в" пункты) гаепләнә. Тикшерү мәгълүматлары буенча гаепләнүче салган зыян 6,6 миллион сумны тәшкил итә.

Прокуратурада җитәкченең вазифаларын арттырып урлау белән шөгыльләнүнең өч очрагын ачыклаганнар, - дип яза "Татарстан 24" телеканалы сайты. 

2008 елның февраль-март айларында авыл җирлеге башлыгына ике шәхси эшмәкәр 1,3 миллион сум акча тапшыралар. Моңа алмаш итеп җирлек башлыгы Яшел Үзән районы Түбән Карамалы авылындагы 50,96 гектар пай җирләрен сатып алуда  ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Акчаларны алганнан соң ул аларны үзе теләгәнчә туздырып бетерә, әмма биргән вәгъдәсендә тормый. 

2010-2012 елларда гаепләнүче җинаять схемасы кулланып дәүләт яки муниципалитет милке булып саналган җир кишәрлекләрен үзләштерә. 

Шулай ук, 2011 елның мартында гаепләнүче муниципалитет исеменнән гомуми милек итеп улы һәм аның гаиләсенә 66,9 кв.метр мәйданлы 3 бүлмәле фатир тапшыра. Ләкин гаиләнең бу күчемсез милеккә хокукы булмый, ә бюджетка салынган зыян 1,4 миллион сумнан артып киткән. 

Авыл башлыгы гаебен танымый. Хәзерге вакытта ул өй арестында, дип хәбәр итте Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте. Шәмсиев июнь аенда кулга алынган иде, суд, тикшерү барышында аны өй арестында тотарга мөмкин дип тапты.

Фоат Шәмсиев Биектау районында туган. Яшел Үзәнн районы хуҗалыкларында, ит комбинатында эшли. 1994 елда Түбән Карамалы авылы җирлеге советы рәисе итеп билгеләнә. Бер үк вакытта Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары вазифаларында да эшли.



http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев