Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

304 еллык стажлы табиблар династиясеннән булган Динә Сабитова: «Сабый өчен иң яхшы педиатр – ул аның әнисе»

Байгильдеев-Шакиров-Сабитовлар династиясенең медицинада гомуми эш стажы – 304 ел.

Нәселләре белән үзләрен бер өлкәгә багышлаган гаиләләр бар. Үзеннән соң килгән буында яраткан һөнәренә карата мәхәббәт уята алган, балаларын, оныкларын үз артыннан әйдәгән мондый кешеләр зур хөрмәткә ия. Андый династияләрнең еллар буе җыелып килгән тәҗрибәләре, киңәшләре кыйммәтле. Бүгеннән укучыларыбызны шундый гаиләләр белән таныштыра башлыйбыз.

Төп девиз – зыян китермә

Байгильдеев-Шакиров-Сабитовлар династиясенең медицина өлкәсендә гомуми эш стажы – 304 ел. Аларның күбесе балалар табибы булып эшләгән. Әлеге белгечлекне дәвам итүче дүртенче буын вәкиле Динә Сабитова – 7нче шәһәр балалар сырхауханәсендә участок педиатры. Әлегә декрет ялында.

Динә Камилевна белән нәселләрен барлыйбыз. Медицина өлкәсендә эшләгән әби-бабайларын кертеп, шәҗәрә агачы төзеп булыр иде. Агачның нигезендә Мәрьям әби тора. Ул – әңгәмәдәшемнең әнисе Ләйлә ханымның дәү әнисе. Мәрьям Байгильдеева, 1912 елда Мәскәү медицина институтын тәмамлап, 44 ел гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган. Тырышлыгы, үз эшен яратуы нәтиҗәсендә, даруханәдәге гади хезмәткәрдән ТАССР Министрлар Советы заманында даруханә идарәсе башлыгы дәрәҗәсенә ирешкән. Аягы җиңел булган, күрәсең, кызы Эльза да медицина юлын дәвам иттергән. Ул Ленинград шәһәр сырхауханәсендә балалар табибы булып эшләгән. Германиядә Совет хәрбиләре төркемендә хезмәт иткән, Казан дәүләт медицина институты доценты. Кияве Зәки Шакиров шулай ук Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлаган. Аңа хәрби госпитальләрдә эшләргә туры килгән. Ахырдан физкультура белән дәвалау табибы һөнәре яшәү рәвешенә әйләнгән. Зәки аганың «ТАССРның иң яхшы физкультура хезмәткәре» дигән исеме дә бар.

Ләйлә һәм Камил Шакировлар

үДинә апаның әтисе ягыннан медицина юлын башлаучы кеше – бабайлары Тәвхит. Хатыны Эльмира ханым озак еллар Казан дәүләт медицина институтында белем биргән. Динә ханым дәү әтисе белән дәү әнисе турында горурланып сөйли. «Нинди авыр заманалар булуга карамастан, һөнәрләренә һәрчак тугры калып, намус белән эшләгән алар, безнең өчен үрнәк булып торалар», – ди әңгәмәдәшем. Тәвхит абый белән Эльмира апаның уллары Камил Шакиров та педиатр белгечлеген үзләштергән. Тик язмыш аны медицинаның башка өлкәсенә китергән. Камил әфәнде – Татарстанда онкология хезмәтен үстерүгә юнәлтелгән программаны булдыручыларның берсе. Озак еллар Республика клиник онкология диспансерында эшләгән. Медицина фәннәре кандидаты, 100дән артык фәнни эшләр авторы. Авыл кешеләренең сәламәтлеген кайгырту, авыруларны кисәтү өчен тикшерүләр уздыруны оештыруга өлеш керткән югары категорияле табиб.

Эльмира һәм Тәвхит Шакировлар

Камил Шакировның хатыны – әңгәмәдәшемнең әнисе Ләйлә ханым – педиатрия өлкәсендә 30 елдан артык эшләгән. Аның апасы Ася ханым да – медицина фәннәре кандидаты. Шакировларның кызлары Динәнең һөнәр сайлаганда бер икеләнүләрсез медицина юлыннан китүе гаҗәп тә түгел. Җитмәсә, каенанасы да – өлкән шәфкать туташы. Динара Сабитова 2010 елда «Россиянең иң яхшы шәфкать туташы» исеменә лаек булган иде. Бүген Казанның 7нче балалар сырхауханәсендә эшли.
Байгильдеев-Шакиров-Сабитовлар династиясендә диплом, мактау кәгазьләренең исәбе юк, ләкин иң кадерлесе – савыккан пациентлар, елмайган балалар, әти-әниләрнең рәхмәт сүзләре, еллар буена җыелган тәҗрибә.

Эльза һәм Зәки Шакировлар

– Икеләнгән чагымда, киңәш кирәк булганда әниемә, әтиемә, әбиемә шалтыратам. Эшләгәндә, алар өйрәткәннәрне исемдә тотам. Алар җиңел юллар эзләмәскә куша, иң авырыннан тотынырга киңәш итә. Баланы дәвалаганда да, башка өзлегүләр китереп чыгарырга мөмкин булган авырулар юкмы икәнен ачыклыйм, хирургия өлкәсе буенча проблемалар күренмиме, инфекция билгеләре юкмы икәнен тикшерәм. Минем төп девизым: «Зыян китермә!» – ди Динә Сабитова.

Ася Шакирова

Бала ихласлыкны ярата

– Сез – «Минем яраткан балалар табибым» премиясе лауреаты. Балалар белән эшләгәндә, нинди алымнар кулланасыз? Ак халаттан курыкмыйлармы?

Динара Сабитова

– Ак халаттан баладан бигрәк зурлар күбрәк курка бугай. Табибны өйгә чакырталар икән, без ак халат кимәскә тырышабыз. Ә инде сырхауханәдә кабул иткәндә, мин киемемә балалар тематикасын чагылдырган төрле төстәге бизәкләр чигәм, уңайлы мохит тудырырга тырышам, уенчыклар, якты бүлмә баланың күңеленә хуш килә. Иң мөһиме, әлбәттә, бала белән уртак тел табу. Ул ихласлыкны ярата.

– Сезгә күбрәк нинди авырулар белән мөрәҗәгать итәләр?
– Балалар арасында соңгы вакытта иң еш очрый торган авырулар: аллергия һәм кискен тын юллары авырулары, салкын тиюләр, йогышлы инфекцияләр.

– Баланың температурасын күтәрелүгә үк төшерергә кирәкме? Кайбер әти-әниләр температура төшерә торган дарулар бирми. Бала организмы авыру белән үзе көрәшсен дигән фикердә.
– Барысы да баланың хәленә карап билгеләнә. Әгәр баланың йөзе агарган, ул ашамый, эчми, кул-аяклары суына икән, әлбәттә, температура 37,5 булганда да дару бирергә кирәк. «Ашыгыч ярдәм» хезмәтен дә чакыртырга киңәш итәм. Ә кайбер балалар 39 температура булса да уйный, су эчә, битләре алсу, тәннәре җылы була. Андый вакытта азрак көтәргә дә мөмкин. Шулай да сәламәтлегендә кимчелекләре булган баланың югары температурасын вакытында төшерсәң яхшырак.

– Хәзер иммуностимуляторлар популяр. Иммунитетны дарулар ярдәмендә күтәрүгә ничек карыйсыз?
– Үземнең дә аларны кулланганым булды. Табиб белән киңәшләшеп файдаланганда, аларның зыяны юк. Әмма ни дисәң дә, табигый чыныккан организм авырулар белән ныграк көрәшә.

– Эшегездә иң мөһиме нәрсә?
– Минем өчен иң мөһиме – эшемнең нәтиҗәсе. Балаларның шатлыклы елмаюы, йөгереп йөрүләре. Сабыйларны дәвалавы рәхәтрәк, алар беркайчан алдаламый. Хәле начар икән – бу аның күзләрендә чагыла, авыртуы түзәрлек икән – ул елмая.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X