Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

31 гыйнварда Казан шәһәрендә 2006-2009 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча ярышлар узды

Ярышларда «Сабантуй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче спортчылар катнашты (биатлон буенча тренерлары Шарипов М.Ф.). Ярышта спортчылар «Спринт» дисциплинасы буенча көч сынаштылар.

«Сабантуй» спорт мәктәбе командасын 9 спортчы яклады. Стартка беренче булып 2006-2007 елгы егетләр чыкты. Әлеге категориядә Изуланов Лев 2 урынга лаек булды. Аннары стартка 2008-2009 елларда туган егетләр чыкты. Бу категориядә Исмәгыйлев Мөхәммәт лаеклы 3 урынны алды. Шулай ук спортчыларыбыз разрядлар үтәделәр: Изуланов Лев 1 зурлар разряды, Башаров Данияр, Мөхәмәтҗанов Камил 2 нче зурлар разрядын үтәделәр.

Спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев