Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

3,1 млрд сум күләмендә кредит бирү программасы тәмамланды

1 октябрьдә Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, пандемия һәм кризис чорында хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләүгә юнәлдерелгән 0 %ка ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыру тәмамланды.

Республикада әлеге кризиска каршы тору ярдәменнән аннан 6 ай эчендә 1159 эшмәкәр файдаланды, бу аларга 3,1 млрд сумлык кредит акчалары җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.
Исегезгә төшерәбез, программа агымдагы елның апрелендә эшләтеп җибәрелде, РФ Икътисади үсеш министрлыгы Россия банклары белән процентсыз кредит бирүне финанслау турындагы килешүгә кул куйган иде.

Үз чиратында, хезмәт хакын түләүгә ташламалы процентсыз кредит алуга юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр, пандемиядән аеруча зыян күрүчеләр булган тармаклардан дәгъва итәргә мөмкин иде. Программа шартлары нигезендә, кредит буенча процентлар федераль бюджеттан түләнгән, ә заемщик өчен алар нульгә тигез булган. Кредитны 6 айдан да озайткан очракта, алтынчы ай узгач - ставканы субсидияләү туктатылды.

Кредит күләме түбәндәгечә исәпләнә: төбәктә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (Татарстан өчен бу күрсәткеч 12 130 сум * социаль взнослар) 6 ай дәвамында хезмәткәрләр саны.

Программага республикада тәкъдим ителгән 17 дән артык әйдәп баручы банк кушылды. Пандемия чорында ил җитәкчелеге алдында эшләүче халыкның санын һәм мәшгульлеген максималь саклап калу бурычы тора иде.

Чыганак: https://mert.tatarstan.ru/index.htm/news/1843034.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев