Реклама
12 апрельдә сәгать 2.00 тирәсендә ике билгесез зат 38 яшьлек ир-атка һөҗүм итә. Баш мие зарарланган ирне хастаханәгә озаталар. Хәл Казанда була. Полиция хезмәткәрләре кайнар эздән беркайда да эшләмәүче, алдан хөкемгә тартылган ике ирне тоткарлый. Әлеге хәл бергәләп исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң килеп чыккан низаг барышында була. Шуңа охшаш хәл...
12 апрельдә сәгать 2.00 тирәсендә ике билгесез зат 38 яшьлек ир-атка һөҗүм итә. Баш мие зарарланган ирне хастаханәгә озаталар.
Хәл Казанда була. Полиция хезмәткәрләре кайнар эздән беркайда да эшләмәүче, алдан хөкемгә тартылган ике ирне тоткарлый. Әлеге хәл бергәләп исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң килеп чыккан низаг барышында була.
Шуңа охшаш хәл Яшел Үзән районында да була. Васильевка бистәсендә яшәүче 26 яшьлек хатын үзендә яшәүче ир белән кәеф-сафа корып утырган вакытта башта талашып, аннары сугышып китә. Исерек хатын озак уйламый, кулына пычак ала... Нәтиҗәдә 35 яшьлек ир яралар белән хастаханәгә эләгә. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату буенча эш бара.
Әлмәт таңнары
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз