Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

4 декабрь төнендә Айның Җиргә якынлашуы көтелә

Ай гадәттәгедән 14 процентка зуррак һәм 30 процентка яктырак булып тоелачак.

3 декабрьдән 4 декабрьгә каршы төндә Җир планетасында яшәүчеләр Айның җиргә якынаюын күзәтә ала. Астрономик күренеш тулы Айның җиргә якынаю нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Бу төндә Ай гадәттәгедән 14 процентка зуррак һәм 30 процентка яктырак булып тоелачак.

Бу күренеш кешеләр сәламәтлегенә йогынты ясамаячак, дип ачыклык кертә Мәскәүнең профилактик медицина буенча баш белгече Нана Погосова. Мондый күренеш даими булып тора, дип билгеләп үтте ул.

Иң зур астрономик күренеш 2016 елның 14 ноябрендә булган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев