Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“40 ел стаж да булышмады…”: Халыкка пенсия өләшә башладылар. Үзгәрешләр байтак

Быел пенсия акчасын халыкка 4 гыйнвардан өләшә башладылар. Үзгәрешләр байтак. Авылда яшәүчеләргә өстәмә вәгъдә ителгәч, бу мәсьәләдә сораулар күп буласын алдан чамаларга мөмкин иде. Шулай булып чыкты да.

Төрлечә өстәделәр

1 гыйнвардан иминият пен­сия­сенә үзгәрешләр керде, ул 7,05 процентка артты. Быел шулай ук пенсия коэффициенты бәясе үсте, баллның күләме – 87,24 сум. Иминият пенсиясе бил­геләнгән түләү суммасы бе­лән бергә 5 мең 334 сумны тәш­кил итә. Гыйнвар аеннан пенсия­ләр инфляциягә карап  индекс­а­цияләнергә һәм эшләмәүче­ләр­неке якынча бер мең сумга артырга тиеш иде. Һәрхәлдә, ил Президенты шуны вәгъдә итте. Татарстанда барлык пенсионер­ларның 800 меңе эшләми. Ә эшләүчеләренә эштән киткән көнгә кадәр индексация ясалмый тора. Әмма шунысына игътибар итәргә кирәк: эшләмәүче­ләрнеке дә бер төрле артмады. Ул пенсионерның моңа кадәр аны күпме күләмдә алуыннан чыгып үзгәрде. Әйтик, 2018 елның декабрь аенда кулга 15 мең сум акча кергән икән, шуңа якынча 1 мең 57 сум 50 тиен  өстәлде. 10 мең сум алучыларның пенсиясе гыйнвар аеннан 705 сумга артып килде.  


Башка яңалыкларга тукталсак, 1 февральдә айлык акчалата түләү (ЕДВ) һәм социаль хезмәт җыелмасы индексацияләнәчәк. Бу категориягә инвалидлар, сугыш ветераннары, “чернобыль­че­ләр” һәм башка федераль ташламага ия кешеләр керә. Ә 1 апрельдән социаль пенсияләр күләме 2,4 процентка индекса­ция­ләнер дип көтелә. Бусы 82 мең кешегә кагыла. Арада хезмәт стажы булмаганнар да бар. Яшәү дәверендә бөтенләй эшләмәгән кешенең пенсиягә чыгу яше бүтәнчәрәк: 2017 елга кадәр хатын-кызлар – 60, ир-атлар 65 яшьтә пенсия рәсмиләштерә алды. Быел, яңа закон нигезендә, аларга тагын бишәр ел өстәлә, ягъни 65 һәм 70 яшькә кадәр хезмәт итәргә тиешләр. 2019 елда Татарстанда пенсионерлар өчен яшәү минимумы суммасы үзгәрмәде, шул килеш калды. Ул – 8 мең 232 сум. 

Авылда яшәү кирәк

Яңа закон буенча, авыл ху­җалыгында озак еллар эшләп пенсиягә чыгучыларга 25 процент өстәмә булачагы алдан хә­бәр ителде. Тик ташлама  рәттән бөтен кешегә ясалмады. Республикада бары 51 мең кешегә генә бирелә. Рәсми документтан кү­ренгәнчә, моның өчен кеше кимендә 30 ел авыл хуҗалыгында эшләгән булырга тиеш. Шулай ук бүген беркайда эшләмәве һәм авыл җирлегендә яшәве кирәк. Шул шартлар үткәлгәндә генә картлык буенча һәм беренче, икенче төркем инвалидлык буенча билгеләнгән иминият пен­сиясенә (5 мең 334 сум) 1 мең 333 сум күләмендә акча өстәлде. Ә өченче төркем инвалидларга 667 сум гына өстәлә, чөнки аларга база өлеше­нең яртысы гы­на билге­лә­нә – 2 мең 667 сум.   


Россия Федерациясе Хө­күмә­те­нең 2018 елның 29 ноябрендә чыгарган 1440 номерлы карарында әлеге өстә­мәне нинди бел­гечлекләрдә эш­ләүчеләр алыр­га тиешлеге күр­сәтелгән. Анда авыл хуҗалыгына – колхозларга, совхозларга, фермер ху­җалыкларына кагылышлы 500дән артык һөнәр бар. Безнең җирлеккә кагылышлылары – терлекчелек, үсемлекчелек, яшел­­чәчелек, игенчелек, орлыкчылык һәм башкалар... Әлеге өстәмә машина-трактор станция­ләрендә, авыл хуҗалыгы артель­ләрендә эшләүче хезмәткәрләр – инженерлар, мелиораторлар, энер­ге­тиклар һәм баш­ка бел­геч­ләргә дә ка­рал­ган. Һө­нәр­челек ул вакытта  бер төрле исем белән аталып, соңрак атамасы үзгәргән булырга да мөмкин. Мондый хәлгә таручы кешегә авыл хуҗа­лыгында эш­лә­гәнлеген расларга туры килә. Андый очраклар сирәк, ләкин булырга мөмкин. Бу хакта Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгеч­ләре белән киңәшергә кирәк булачак.


Кырык ел стаж да булышмады...

Авыл хуҗалыгы өстәмәсе халыкта иң ризасызлык тудырган яңалыкларның берсе булды. “46 ел стажым бар иде, хәзер район үзәгендә яшәгәнгә, 25 процент өстәмәне бирмәделәр. Бөтен гомерем авыл хуҗалыгында эшләп узды. Мин өстәмә акчага лаек түгелмени? Моңа кадәр тыныч яши идем. Кешене тынычсызлау нәрсәгә кирәк булды?” – дип,  хәтерләре калып, борчылып ре­дакциягә шалтыраткан пенсионерлар да бар. Хәлләренә керәсе килә, ләкин вәзгыятьне үзгәртә алмыйбыз. Район үзәк­ләре соңгы елларда шәһәр тибындагы бистәләр статусын алды һәм анда яшәүчеләр сала халкы булып саналмый. Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре, 25 процент өс­тәмә билгеләр алдыннан, барлык хезмәт кенәгәләрен күтәр­гән. Беренче чиратта, кешенең кайда яшәве ачыкланган, аннары – хезмәт стажы. Пенсио­нер­ның стажы җитәрлек булып та, авылдан калага күченеп киткән икән, яңа закон нигезендә аңа өстәмә акча түләнми. Авылда яшәүче­ләргә пенсия бүлекләре­нә барып, гаризалар тапшырырга кирәк булмады. Әгәр авылда яшәп тә, шәһәрдә пропискада торса, пенсияне дә шундагы банктан алса, аңа елга бер мәртәбә Пенсия бүлегенә килеп, авылда яшәвен расларга туры киләчәк. Ә пенсиясе айныкы айга яшәү урыны буенча, авыл җирлегенә күчерелеп бара икән, беркая да барып йөрергә кирәкми.  

Эшкә күрше авылгамы?

Ә хезмәткәр авыл хуҗалы­гында 28-29 ел эшләп пенсиягә чыккан булса? Ул чагында стаж тутырырга ниндидер бер чара бардыр бит инде?! Пенсия бүлеге хезмәткәрләре аңла­туынча, ул кеше тиешле стаж туплаганчы, авыл хуҗалыгында эшләвен дәвам иттерергә, лаеклы ялга чыккан икән, эшкә яңадан урнашып торырга мөмкин. Стаж туплагач, эштән китәргә тиеш һәм Пенсия бүлегенә рәсми документлар белән килә. Ләкин анысы да каршылыклы: ярый ла кеше эшли алырлык сәламәтлеккә ия булса. Аннары байтак кына җирлекләрдә  совхоз, колхоз, фермерлык ху­җалыклары калмады. Вакытлыча эш эзләп, күрше авылларга, районнарга чыгып китәрләр микән? Авылда яшәүче танышларым арасында, 25 процент өстәмәне алырга ике-өч ел хезмәт стажы тулмаган өлкәннәр бар. “Иртәдән кичкә кадәр авыр физик хезмәт башкарып, сәла­мәт­лек какшады. Кабат эшкә урнашып тормабыз инде, акчаның җитәсе юк, барының бәрәкәте булсын”, – ди алар.

Фото: https://pixabay.com | MabelAmber

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X