Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

45 яшьтән соң һәркем колоноскопия һәм елга бер гастроскопия узарга тиеш – онколог

Белгеч юан эчәклектә һәм ашказанында яман шеш, нигездә, нәселдән килүен әйтте.

45 яшьтән соң һәркем колоноскопия һәм елга бер гастроскопия узарга тиеш. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкологик диспансерның эндоскопия бүлеге мөдире, Казан дәүләт медицина академиясенең эндоскопия кафедрасы доценты Алексей Иванов хәбәр итте.

  • Гастроскопия – үңәч, ашказаныныж лайлалы тышчаларын махсус эндоскоп ярдәмендә тикшерү. Колоноскопия – юан эчәклекне эчке яктан тикшерүнең эндоскопик ысулы.

Алексей Иванов әйтүенчә, юан эчәклектә яман шеш нәселдән килә. Ашказаны яман шеше белән дә шундый ук хәл.

“Бүген, яман шештән интегүченең туганында авыру килеп чыгу куркынычын ачыклау өчен, зур фәнни-тикшеренү институтларында генетик анализ бирү мөмкинлеге бар. Гомумән, 45 яшьтән соң һәркем үзенә колоноскопия бүләк итәргә һәм елга бер гастроскопия узарга тиеш, хәтта бернинди симптомнар булмаса да”, - диде онколог.

Алексей Иванов диспансеризациядә яшерен канга тизәк анализының әһәмиятен дә билгеләп узды. "Бүген барлык лабораторияләр дә мондый тестлар белән тәэмин ителгән дияргә була. Моңа онкологларның чаң сугуы нәтиҗәсендә ирешелде. Бу тестлар - ашкайнату-эчәклек трактында яман шешне башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирүче бердәнбер алым", - диде онколог.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X