Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

5-7 июльдә Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак

6 июльдә Мәскәүнең "Коломенское" паркында шәһәркүләм Сабан туе була.

5-7 июльдә Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 июльдә 12 сәгатьтә Татарстан Республикасы делегациясе бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак. Чарада теләгән һәркем катнаша ала. Шулай ук 5 июльдә Мәскәү Халыкара музыка йортының Светлана залында Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты булачак.

Тантаналы кичәгә Россия Президенты администрациясе, Россия Федерациясе һәм Мәскәү Хөкүмәте, министрлык һәм ведомство, чит илләр демократик корпусы вәкилләре, республиканың эшлекле хезмәттәшләре, Мәскәүдә оешкан “Татарстан якташлыгы” әгъзалары чакырылган.

Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм “Казан” ансамбле хореография номерлары тәкъдим итәчәк.

6 июльдә Мәскәүнең "Коломенское” дәүләт музей-тыюлыгында шәһәркүләм “Сабантуй-2019” бәйрәме узачак. Бәйрәм башкаланың тарихи һәм матур урынында тугызынчы тапкыр була. Музей-тыюлык территориясендә бәйрәм 11:00 сәгатьтә башланып, кичке тугызга кадәр дәвам итәчәк.

7 июльдә Мәскәүнең Үзәк ипподромында “Татарстан Республикасы призына ат чабышлары” узачак.

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев