Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

50 елдан Казан эчә торган сусыз калырга мөмкин

Водоканал директоры шәһәр Думасы депутатларын объектларда суны чистарту нечкәлекләре белән таныштырды.

50 елдан Татарстан башкаласы эчә торган сусыз калырга мөмкин. Бу турыда «Водоканал» МУП директоры Андрей Егоров Казан шәһәре Думасы депутатлары өчен объект буенча экскурсия вакытында белдерде.

Егоров шәһәр Думасы депутатларын объектларда суны чистарту нечкәлекләре белән таныштырды. Аның сүзләренчә, гражданнарның табигый ресурсларга салкын карашы аркасында ел саен елгадан алына торган суның сыйфаты түбәнәя. Алга таба сулыкларны шулай пычрату дәвам итсә, эчәргә яраклы су ярты гасырга гына җитәчәк.

Су алу процесслары автоматлаштырылган, дип билгеләп үтте Егоров. Моннан тыш, ул Водоканал суны краннан эчәрлек итеп чистарта, бердәнбер кыенлык  - суның икенче тапкыр пычрануы. Су торбаларда калып «тутык» төсе алырга мөмкин.

Фото: https://pixabay.com | kaboompics

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев