Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

70 яшьлек Гөлсем Нурхәмитова: “Кышкы йөзүнең файдасын күрәм”

Салкын тисә ул күпчелек карт-коры кебек даруханәгә йөгерми, ә шәһәр күленә килә. 70 яшьтә көлтәсе белән дару төймәләре йотуны, аяк сызлауларны, күңел төшенкелегенә бирелүне Гөлсем Нурхәмитова белми дә. Чөнки ул инде 35 ел салкын суда коенып, Әлмәтнең иң атаклы “морж”ы санала.

Әлмәтнең “Айсберг” кышкы йөзү һәм чыныгу үзәге ачылганга 40 елдан артып китте. 1976 елда “морж”лар клубы төзелгәндә исеме күпләргә таныш Михаил Землянов кебек энтузиастлар нибары унбишләп кенә була. Бүген инде биредә алтмыш актив “морж” исәпләнә.

– Салкын суда коена башлавыма 35 еллап бар инде. Әлмәтнең шәһәр күле каршында гына яшәгәч, кышларын салкын суда йөзүчеләрне гел күзәтә идем. Файдасын белсәм дә, салкынга керергә озак кына курыктым. Эштә карда йөри башлаганым хәтердә. Аннан соң, берникадәр вакыт узгач кына, башка “морж”лар белән бергә даими рәвештә салкын суда коена башладым, – дип сөйли героем.

Ул чакларда кереп җылыныр, чишенер өчен бина да, хәтта боз ватар өчен әсбаплар да булмый. Чүкеч, балталар белән бәке казып иза чигә “морж”лар. Бары тик” биш ел узгач кына” беренче җылыну будкалары, бозны кисәр өчен махсус пычкылар барлыкка килә.

– Мин 70 яшьтә булсам да, үземне күтәренке рухлы яшь кызлар кебек хис итәм. Судан коенып чыккач, көч керә, җир җимерттереп эшлисе килә башлый, – ди Әлмәтнең атаклы “русалка”сы. – Салкын тигәнен, тамак карлыкканын белеп алу белән бирегә – күлгә киләм. Ныклап салкын тиеп авырганым юк, кышкы йөзүнең файдасын күрәм. Күпләр безнең турында ишетә дә, тизрәк салкын суга кереп карыйсы итә. Бозлы суда коенуның күп капма-каршылыгы бар. Иң элек кеше салкын суга керәчәген күңеле белән аңларга, моңа әзер булырга тиеш. Өч минуттан да артык суда торуның файдасы юк. Өйдә контраст суда коену нык ярдәм итә. Эссе мунчадан соң тәнне кисәк кенә кар белән ышкырга, гомумән, ярамый. Тән бераз салкынга ияләшергә тиеш, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Салкын суда элек Гөлсем апа һәр көнне коенса, хәзер инде алай ук булдыра алмый икән. Әмма яшьлектә алган чыныгу әле дә организмны матур һәм сәламәт формада сакларга ярдәм итә дип саный ул.

“Ашыгыч ярдәм”

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев