Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

700 себеркегә хуҗа кирәк

“Кыш ялганламый, озакламый килеп җитәр. Әзер булып тору зарур”, – диде Казан мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә коммуналь хуҗалыкларның кышкы чорда алып барачак эшчәнлеге мәсьәләсе тикшерелгәндә.

Кызганыч, шәһәрнең әзерлеге 100 процент ук түгел.
– Ишегалларын җыештыру хезмәтенә тагын 700 вакансия бар. Кышын эш шактый авыр булганлыктан, кайбер кешеләр җәйге айларда гына эшли. Социализм вакытларындагы кебек “служебный” фатир да бирелми хәзер ишегалды җыештыручыларга, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин. – Ләкин тырышканда шактый гына акча алырга мөмкин. Кайберәүләр бишәр кешелек эшли, аларга 25-30 мең сум хезмәт хакы түләнә.

Казанда кардан җыештыру мәйданы 4,5 миллион квадрат метрны тәшкил итә. Бу эшләрне башкару 55 подрядчы оешмага, ишегалларын җыештыручы 3 мең кешегә йөкләнгән. Коммуналь оешмаларда хәзер 166 кече техника исәпләнә, алар ишегалларын һәм тортуарларны кардан чистартуда файдаланылачак.

 

– Ишегаллары машиналар белән тулы, алар комачаулык тудыра. Ишегалларын җыештырганда кешеләр машиналарын бер читкәрәк алып торсыннар иде, – дип, үтенечен дә әйтте Искәндәр Гыйниятуллин.
Казанда авыш түбәле, ягъни кайчылар куеп ясалган 2 мең йорт бар. Искәндәр Гыйниятуллин искәрткәнчә, авыш түбәдәге кар катламы 30 сантиметрга җитсә, кар төшерелергә тиеш. Әлеге эшләргә сәнәгать альпинистлары җәлеп ителә. Авыш түбәләрнең төзелеш конструкциясен үзгәртеп кору чаралары гамәлгә ашырыла. Андый түбәләрдә боз сөңгеләре барлыкка килми. Тик, бүгенгә башкалада яңа конструкциядәге авыш түбәләр 8 процент кына.

Балкон түбәсендәге карны һәм бозларны фатир хуҗасы үзе җыештырырга яки идарәче компания белән килешү төзергә тиеш. Әгәр балкон түбәсендәге кар, боз кеше өстенә төшеп, сәламәтлегенә зыян салса, административ җаваплылыкны фатир хуҗасы тота.
Искәндәр Гыйниятуллин аңлатканча, ишегалларын җыештыру идарәче компанияләр, ә йортлар араларындагы юлларны җыештыру подрядчы оешмалар карамагында.

Мэр Илсур Метшин темага йомгак ясап, предприятиеләрне һәм оешмаларны үз территорияләрендәге карны чыгару буенча подрядчы оешмалар белән килешүләрне кабул итеп бетерергә чакырды. Территориядәге карны урамга чыгарып өю тыела.
Ишегаллары кардан яхшы итеп чистартылмаса, Искәндәр Гыйниятуллин мондый фактларны “Открытая Казань” сайты, шулай ук 236-41-23 һәм 063 телефоннары аша хәбәр бирергә кушты.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X