73 яшьлек пенсионер студент булган
Яшь чагында аңа югары белем алырга мөмкинлек булмаган, 70 яшендә генә бу хакта уйлана башлаган. (Казан, 21 август, «Татар-информ»). Уфа пенсионеры Вера Цибульская башкорт вузларының берсенә тарих факультетына укырга керде. Яшь чагында аңа югары белем алырга мөмкинлек булмаган, 70 яшендә генә бу хакта уйлана башлаган. Бу хакта Җәмәгать электрон газетасы...
Яшь чагында аңа югары белем алырга мөмкинлек булмаган, 70 яшендә генә бу хакта уйлана башлаган.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Уфа пенсионеры Вера Цибульская башкорт вузларының берсенә тарих факультетына укырга керде. Яшь чагында аңа югары белем алырга мөмкинлек булмаган, 70 яшендә генә бу хакта уйлана башлаган. Бу хакта Җәмәгать электрон газетасы хәбәр итә.
«Уфада өченче буын университеты ачылды. Мин җирле социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырылган компьютер курсларына йөри, инглиз телен өйрәнә башладым, миндә энтузиазм барлыкка килде, - ди ул. - Башта беркем дә "Югары уку йортына кергәндә, яшь буенча чикләүләр бармы?" дигән соравыма җавап бирә алмады. Кабул итү комиссиясендә миңа: «Бернинди чикләүләр дә юк!» - дип җавап бирделәр».
«Әлбәттә, заманча технологияләрне үзләштерү өчен түземлек һәм вакыт кирәк, - дип сүзен дәвам итә Вера Цибульская. - Уку елы алдыннан дулкынлану хисләре кичермим дисәм, бу дөрес булмас иде. Якыннарым миңа тулысынча теләктәшлек күрсәтә. Әгәр шулай булмаса, мондый кыю адымга барыр идемме икән?» - ди 73 яшьлек студент.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев