Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

79 ел узды, Жуков сәгате әле дә текелди

Казанда яшәүче, йөзенче яше белән баручы Фәррах Хәйрет­динов та Сталинград сугышын оныта алмый. Бер гасырлык гомер кичергән ветеранның бүген бер теләге бар: илләр тыныч, дөньялар имин булсын, башка сугышлар кабатланмасын! Дүрт сугыш күргән кеше бу сүзләрнең мәгънәсен белеп әйтә. Ә вакытны ул моннан 79 ел элек маршал Жуков биргән сәгатькә карап саный. Сәгать шушы вакыт эчендә бер мәртәбә дә ватылмаган!

Сарман районында туып үскән Фәррах 1934 елда Казанга эшкә килә. Ә 1939да аны армиягә алалар. “Ул чакта миңа 21 яшь иде. Сугышлар булыр, кешеләр кырылыр дип күз алдына китерми идем, – дип искә ала ул. – Күңелдә иң уелып калганы Сталинград сугышы булды. Аягым яраланды. Табиблар аякны кисәргә җыенды. Минем алдан гына ике солдатка операция ясадылар. Бер дә аяксыз каласым килмәде, шуңа күрә каршы тордым. Бәхеткә, мин Казаннан килгән хирургка эләктем. Өч ай буе дәвалап, мине аякка бастырды. Петр Петрович исемле доктор белән гомерлек дуслар булдык. Миннән ике генә яшькә кече иде. Сталинград янындагы сугыш бик авыр булды. Яшермим, ул чакта җиңәрбез төсле түгел иде. Немецлар зур көч белән килде. Әмма без ахырга кадәр каршы тордык һәм җиңү яуладык”. Сталинградтан соң атаклы разведчик Хәйретдинов Курск сугышында, Белоруссия, Украина, Литва, Эстония, Польшаны азат итүдә катнаша, Германиягә кадәр барып җитә. Ул чакларны хәзер түшендәге медаль-ор­деннары исенә төшереп тора. “Бала чакта ул медальләрне уенчык итеп уйный идек. Берсен югалттык та әле. Аларның шул­кадәр кадерле буласын, әтие­безне, олыгайгач, шулай хөр­мәтләрләр дип уйлап та карамый идек. Хәзер, шөкер, аларны онытмыйлар”, – дип сүзгә кушыла кызы Равилә.

 
Фәррах абый сугыштан кайткач, 1947 елны гаилә кора. 1950 елны тагын армиягә чакыру килә. Әмма ул чакта ике балалары була. Җыенып йөргәндә генә аны Эчке эшләр министрлыгына эшкә алалар. Министр үзе чакыртып ала. Эчке эшләр органнарыннан 1970 елны пенсиягә чыга ул. Әмма ялга китми, тагын 23 ел эшли әле.

 
Хәзер дә бабайга 100 яшь бирү кыен. Әле дә егетләрчә төз, матур итеп йөри. Өйдә утырганы да юк икән. Әле мәктәпкә, әле университетка, хәрби частьларга чакырып кына торалар үзен. “Килеп алалар, китереп куялар. Ә мин яшьләр белән очрашып кайтам. Тик утырып булмый. 7 февральдә Халыклар дуслыгы йортына да чакырдылар әле. Президентыбыз да гел хөрмәтли. Эш урынымда да онытмыйлар. Үзем дә сафта булырга тырышам. Бер елны да Җиңү парадын калдырганым юк”, – ди бабай.

 
Фәррах бабайның хатыны Әминәне дә сугыш урап узмаган. Ул поездда проводница булып эшли, яралы солдатларны ташыйлар. Аның да хатирәләре күп. “Бервакыт солдатларны төяп кайтып киләбез. Барысы да яткан. Шунда арада берсенең аягындагы ите­генә игътибар иттем. Безнеке түгел бит! Шунда ук җитәкчеләргә хәбәр иттем. Без­некеләр арасына кереп яшерен­гән дошман солдаты булып чыкты ул. Аннары тагын берсен таптылар. Ул чакта чәчәкләр бүләк иткәннәре истә калган, – дип хатирәләрен яңарта 95 яшьлек Әминә апа.


Фәррах бабай буш вакытларында агач эше белән шөгыль­ләнгән. Бервакыт якын дусты аны бакчага йорт төзергә чакыра. Авыл малае эштән курыкмый, шулкадәр яратып агач эшкәртә. Шунда дусты шаяртып кына: “Фәррах, үзеңнеке төс­ле итеп эшлисең. Бигрәк тыры­шасың”, – ди. Бу бакча чынлап та аңа насыйп була. Бакчасын төзегәндә, дусты авырып китә. Ул, Фәррахка шалтыратып, бакчаны алуын үтенә. Каршы килми, үзе­некен дә төзеп бетерә, күрше-күләнгә дә булыша. Хәзер дә исендә: 28 кешегә өйалды корып бирә ул. Оныклары аңа “Тук-тук бабай” дип исем дә куша әле.


Фәррах бабай белән фо­тосурәтләр карап, сугышчан дусларын барлыйбыз. “Сугышка 560 кеше киткән идек, хәзер 19 кеше калдык. Моннан 5 ел элек Курск өлкәсенә барып, хатирәләр яңартып кайттык. Анда 61 илдән ветераннар килгән иде. Ул чакта иң олысы мин идем. Менә шуннан үзегез уйлап карагыз инде”, – ди бабай.


Узган ел Хәйретдиновларның гаилә корып бергә яши башлауларына 70 ел тулган. Өч бала үстергән алар. Хәзер үзләре – балалары тәрбиясендә. Гомер озынлыгының сере гади икән. Фәррах бабай, нәселебез шундый, ди. Баксаң, әтисенең апасы – 99га, әтисе – 93, әниләре – 86, әнисенең апасы 107 яшькә җиткәнче яшәгән. Фәррах абыйны балалары 120гә җитәр әле дип шаярта. Сер бирмәсә дә, бабай күпне күргән: 11 операция кичер­гән кеше ул! “Без әти белән әнине дөрес ашатабыз. Бар нәр­сә дә тукланудан тора. Артыгын ашап ташламаска кирәк. Әти гомере буе шулай яшәде. Әле дә алдына куйган ризыкны авыз итеп кенә карый. Һаман да төз гәүдәле булуының сере шундадыр дип уйлыйбыз. Елга ике тапкыр сәламәтлекләрен ныгыталар. Тиешенчә ял итәләр. Инде үзебез оныклар сөйсәк тә, әти-әниебез безгә бик кирәк. Яшәсен­нәр генә әле!”– ди кызы Равилә.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев