Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелгән кешенең фотороботы пәйда булды

Җинаять 11 декабрь көнне 16.00 сәгатьтә Побежимов урамында кылына.

8 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелгән кешенең фотороботы пәйда булды. Аны мессенджерлардагы ата-аналар төркемнәрендә тараталар.

Билгеләре: зәңгәр күзле, уртача буйлы - 160 сантиметр тирәсе, кара төстәге куртка һәм свитер, ак буйлы кара башлык, джинсы, кара ботинка, көрән перчатка кигән, уң колагы астында бөркет рәвешендәге татуировкасы бар.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы җинаятьнең 11 декабрь көнне 16.00 сәгатьтә Побежимов урамында кылынуы хакында хәбәр иткән иде. Побежимов урамындагы бер йорт чормасында билгесез ир-ат 8 яшьлек кызны көчли һәм качып китә.

Әлеге җинаятьтә шикләнелгән кешене күрүчеләр булса, (843) 221 45 02; 221 45 03; 9274264166 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.  

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев