Саба таңнары

83 яшьлек картны бал кортлары чагып үтерә язган

Авылыбызның 83 яшьлек аксакалы Фәхертдин Садриевны кортлар чагып үтерә язган. Күңелсез хәбәрне ишеткәч, бабайның хәлен белергә бардым. - Авыл башында урнашкан зираттан кайтып килә идем, кызым. Кыр уртасында ташландык утын өеме күрдем. Кышлыкка мунча ягарга беразын арба белән ташып булмасмы дип кызыксынып барган идем. Шунда яңагымны бер корт чагып алды....

Авылыбызның 83 яшьлек аксакалы Фәхертдин Садриевны кортлар чагып үтерә язган. Күңелсез хәбәрне ишеткәч, бабайның хәлен белергә бардым.
- Авыл башында урнашкан зираттан кайтып килә идем, кызым. Кыр уртасында ташландык утын өеме күрдем. Кышлыкка мунча ягарга беразын арба белән ташып булмасмы дип кызыксынып барган идем. Шунда яңагымны бер корт чагып алды. Мин аны кыргый корт дип уйладым, әллә ни игътибар да итмәдем үзенә. Сыдырып төшердем дә эшемне дәвам иттем. Ә бераздан кортлар сыра башлады, - ди Фәхертдин бабай.
Карт тизрәк болыннан олы юлга чыгарга ашыккан. Урам буйлап барганда да әкрен генә, ипләп кенә йөри иде Фәхертдин бабай, кая инде ул чабу! Бик ашыкса да, әллә ни тизләтә алмаган адымнарын.
- Башымда бары бер генә уй иде: ничек тә болында ятып калмаска, кешеләр йөри торган җиргә чыгарга! Аланда кеше биеклегендә үләннәр үсә, әгәр хәлдән таеп егылсам, мине берәү дә таба алмас дип курыктым, - дип искә төшерә бабай.
Юлга чыккач, хәлдән таеп егылган. Кәчтүме белән капланырга тырышса да, кортлардан котыла алмаган: муенын да сырып алганнар, билен дә чакканнар. Узып китүче машиналар да бабайга игътибар итмәгән.
Чарасызлыктан, бәлки авылдашлары ишетер дип:
- Булышыгыз! Ярдәм итегез! Фәхертдин бабагыз бу! - дип тә кычкырып караган.
Юл өстендә яткан бабайны туган тиешле кешесе танып алган, ләкин үзенең дә кортларга аллергия булу сәбәпле, ярдәм итә алмаган.
Бабайны балалары өйдә булу гына коткарып калган. Шофер өйгә кайтып әйтүгә, су, юрган алып, янына чабалар.
- Минем кымшанырга да хәлем юк иде инде, корт чагуын да, авыртуны да сизми башладым. Улымның: «Әти, курыкма, без монда!» - дигән сүзләре генә тынычландырды, - ди карт.
Азган кортлар тынычланмый әле, өйләренә хәтле ияреп кайта. (Мин кунакка килгәндә дә бер‑икесе «безелдәп» йөри иде).
- Угын алганда, башта 200ләпне санадык, соңыннан буталып, санамый гына чүпләп бетердек. Корт чакмаган бер җире дә калмаган иде. Колагы гына да керпе тиресен хәтерләтте. Ук өстенә ук... Белмим, ничек исән калгандыр ул, табиблар да шаккатты, - ди олы кызы Фәймә.
Өйгә кайтып җиткәч, бабайга беренче ярдәмне авыл фельдшеры күрсәткән.
Авыл башында бабайның кортлар белән көрәшүен дә күрми калмаганнар, күргәннәр. Бер төркем кеше кычкыруын да ишетеп карап торган, ләкин берсе дә корт өеменә барырга кыймаган. Ник ярдәм сорап чакырмадыгыз, ник булышмадыгыз дигән сорауга да, гамьсез генә:
- Без бит аның Фәхертдин абый икәнен белмәдек! - дип кенә җавап бирделәр.
Тузынган кортлар 83 яшьлек карт белән генә чикләнмәгән. Авыл башында арканда торган малга да бәйләнгән. Мәгъсүм Сафиннарның бозаулары да чак кына үлемнән калган ул көнне.
Кортларның хуҗасын беркем дә белми, әлбәттә. Фәхертдин бабай да берәүгә дә үпкәле түгел.
- Кемнекеләр икәнен хәзер ничек ачыклыйсың инде, кортларның бит исемнәре юк. Исән калуыма Ходайга рәхмәтлемен, укымаган догам калмады, - ди ул.
*****
«Бер корт чагып та үләргә мөмкин»
Наилә Рәхмәтуллина, Казанның баш аллергологы:
- Кешене берьюлы 200‑250 корт чагу токсик реакция китереп чыгара. Бу очракта кеше бал корты агуыннан үләргә дә мөмкин. Корт чакканнан соң күптән яшеренеп яткан хроник авырулары да үзен сиздерә. Өлкән яшьтәге кешеләр, балалар бал кортлары чагуын авыр кичерә. Ә аллергиясе булган кеше бер корт чагуыннан да үләргә мөмкин. Кешенең аллергик булу ихтималы нәселдән килә. Бер гаиләдә берничә кешедә бал кортларына аллергия булуы мөмкин.
Аллергик реакция кешеләрдә ике төрле була. Беренчесе, нормаль күренеш: корт чаккан җир шешә, кызарып чыга. Организм шул рәвешле агу белән көрәшә. Икенче очракта инде шеш тагын да зуррак була, күбрәк кызара, кан басымы күтәрелә, бөтен тән вак бетчәләр белән тула, бронхиаль астма башлана. Әгәр дә кешегә вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, анфилактик шок булырга мөмкин. Корт чакканнан соң иң беренче чиратта угын алырга һәм чаккан урынга боз куярга һәм кичекмәстән табибка барырга кирәк. Аллергиясе булган кешеләр үзләре белән һәрвакыт кирәкле дарулар йөртергә тиеш.
Алисә Сабирова

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: