Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

85 яшьлек карт табибны атып үтергән

Бүген иртән Чаллыда кылынган җинаятьнең кайбер нечкәлекләре ачыкланды.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә хастаханәгә керү юлында табиб-травматолог-ортопед Андрей Железнов атып үтерелде.

Үтерүдә шикләнелүче 85 яшьлек ир-ат тоткарланган. Әйтүенчә, алар арасында низаг берничә ел элек чыккан. Ул моннан 5 ел элек имгәнгәннән соң ярдәм сорап әлеге табибка мөрәҗәгать иткән була. Әмма тиешле ярдәм күрсәтелмәгән һәм ул үч алырга теләгән. Әлеге карт бер тапкыр гына аткан, шунысы да табибның үлеменә китергән.

Тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Пенсионер карт гаебен таныган. Якын арада тикшерү органнары аны сак астына алуны сорап судка мөрәҗәгать итәчәк.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51935-85-yashlek-kart-challyi-tabibyin-yard%D3%99m-k%D2%AFrs%D3%99tm%D3%99g%D3%99n-%D3%A9chen-atyip-%D2%AFterg%D3%99n.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X