Бүген Россия фәне көне
Әлеге бәйрәм 1999 елдан бирле ел саен 8нче февраль көнне билгеләп үтелә.
Тарихы
1724 елның 8нче февралендә Петр I фәрманы буенча Россия фәннәр Академиясенә нигез салына. 1925 елда ул СССР фәннәр Академиясе дип, ә 1991 елда Россия фәннәр Академиясе дип үзгәртелә.
Академиядә барлыгы меңнән артык фәнни учреждение, 48 меңнән артык фәнни хезмәткәр, шул исәптән 900гә якын академик һәм 1000нән артык әгъза-корреспондент исәпләнә.
Россия галимнәре
Россиянең бик күп галимнәре дөнья фәннәре үсешенә зур өлеш керткән. Мәсәлән, Михаил Васильевич Ломоносов, Иван Петрович Павлов, Дмитрий Иванович Менделеев, Константин Эдуардович Циолковский, Петр Леонидович Капица, Лев Давидович Ландау, Игорь Васильевич Курчатов, Павел Сергеевич Александров, Сергей Павлович Королев, Андрей Дмитриевич Сахаров һәм башкалар.
Россия биосфера турындагы тәгълиматны эшләгән, химик элементларның периодик системасы ачылган, дөньяда беренче тапкыр космоска Җирнең ясалма иярчене җибәрелгән, кешенең космоска беренче очышы ясалган, дөньяда беренче атом станциясе файдалануга тапшырылган беренче ил булып тора.
Татарлар арасында да танылган галимнәр күп:
- Мәрҗани Шиһабетдин, теолог, философ, тарихчы, мәгърифәтче.
- Баруди Галимҗан (Галиев), иң зур теолог һәм педагог, җәмәгать эшлеклесе, укытучы.
- Камай Гыйлем Хәйри улы, химия фәннәре докторы, профессор, ТАССР, РСФСР ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе
- Акчурин Ренат Сөләйман улы, медицина фәннәре докторы, профессор.
- Вәлиев Камил Әхмәт улы, физика-математика фәннәре докторы, профессор.
- Зәкиев Мирфатыйх Зәки улы, филология докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академикы. РСФСРның мактаулы галиме.
- Кәримуллин Әбрар Гыйбадулла улы, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы.
- Нигъмәтулин Роберт Искәндәр улы, физика һәм математика фәннәре докторы, РФА академигы, профессор. П.П. Ширшов ис. РФА океанология институты фәнни җитәкчесе.
- Роальд Сәгъдиев, Совет һәм Америка физигы, дөньяга танылган физика мәктәбенә нигез салучы.
Якташларыбыз арасында да танылган фән эшлекләре, галимнәр бар. Шушы тантаналы көндә хезмәтләре һәм ил фәненә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә республиканың фәнни потенциалын ныгытуга, аның социаль-икътисади потенциалына ярдәм итәргә язсын. Сезгә яңа ачышлар, уйлап табулар һәм тикшеренүләр телибез. Иҗади дәрт, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев