Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

9 - 16 августка йолдызнамә (гороскоп на 9-16 августа)

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада энергиягез ташып торыр. Яңа идеяләргә бай булырсыз. Эшкә бирелеп китеп, ял итәргә онытмагыз. Бөтен эшкә дә берьюлы алынмагыз, башкарып чыгуы кыенрак, шулай ук сәламәтлегегезгә дә зыян килергә мөмкин. Ял көннәрен туганнар белән күрешеп, ял итеп үткәрегез. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезгә бу атнада барысына да өлгерергә кирәк. Үз...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада энергиягез ташып торыр. Яңа идеяләргә бай булырсыз. Эшкә бирелеп китеп, ял итәргә онытмагыз. Бөтен эшкә дә берьюлы алынмагыз, башкарып чыгуы кыенрак, шулай ук сәламәтлегегезгә дә зыян килергә мөмкин. Ял көннәрен туганнар белән күрешеп, ял итеп үткәрегез.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезгә бу атнада барысына да өлгерергә кирәк. Үз эшләрегезне дә карарга, башкаларга да ярдәм итәргә. Сез, кайвакыт, үзегезгә нәрсә кирәк икәнен аңлый алмыйча торырсыз. Тирә-яктагылар белән ачуланышмагыз. Тынычлык булсын өчен ашыкмыйча гына барысын да хәл итәргә.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, бу атнада сезнең өчен бик үк җиңелләрдән булмас. Атна дәвамында эш тә эш булыр. Булган хәлләрне "тормыш дәресләре" итеп кабул итегез. Алар киләчәк тормышыгыз өчен яхшы киңәш. Атна ахырында табигатькә сәяхәткә чыгу комачау итмәс.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар, кайсыгызның пары юк, борчылмагыз, бу атнада мәхәббәт өлкәсендә уңыш көтелә. Бәлки, гомерлек ярыгызны очратып, гаилә корып җибәрүегез ихтимал. Гаиләсе булганнар бер-берсенең кадерен белеп яшәсә иде. Үзегезне күптән борчыган сорауларга җаваплар табылыр.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, сезне бу атнада мөһим үзгәрешләр көтә. Кемдер яшәү урынын алыштырса, кемдер, кызганычка каршы, аерылышырга мөмкин. Кыен вакытларны үткәреп җибәрү өчен аларны кабул итәргә кирәк. Атна ахырына бөтен кыенлыклар да артта калыр, күңелле яллар килер.

КЫЗ (23.08-22.09)лар, берәр нәрсә эшләгәнче, мөһим карар кабул иткәнче яхшылап уйлагыз, ашыкмагыз. Сезне алдарга мөмкиннәр, саграк булыгыз. Әгәр дә алдаганнар икән инде, сез аннан чыгу юлын бик тиз табарсыз. Чит кешедән ярдәм сораганчы, иң якын дусларыгызга һәм туганнарыгызга гына мөрәҗәгать итегез.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, әгәр кирелегегезне күрсәтсәгез, тирә-яктагылар белән ызгыш-талаштан арынып булмас. Шулай ук, сезне башка кешеләрнең фикере дә кызыксындырмас. Шәхси тормышыгызда бар да яхшы. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, яхшы гына керем көтелә.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар, күптән алып барган эшегездә уңыш елмаер, финанс яктан яхшы гына керем булыр. Бәлки, эш хакыгызны күтәрерләр һәм яңа вазифага билгеләрләр. Башка урында яхшырак эш тәкъдим итсәләр, ризалашу-ризалашмау үзегездән тора. Эчке күңелегезгә ышаныгыз.

УКЧЫ (23.11-21.12)лар, сезнең өчен бу атнада яңа мөмкинлекләр ачыла. Барча хыял-теләкләрегезне чынга ашырырга тырышыгыз. Финанс хәлегезне яхшырту өчен яңа проектларда катнашырсыз. Яңа эшкә урнашу мөмкинлеге дә бар. Бернәрсәдән дә курыкмагыз, барысын да эшләргә көчегез җитәрлек.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, сезнең көч-дәртегез ташып торачак. Шуңа, бик актив булырсыз. Нинди генә өлкә эшенә алынсагыз да, барысын да җиңел алып барырсыз. Гәрчә, нәтиҗәсе бик тиз булмаса да. Ял көннәрендә эш турында уйламыйча, гаиләгез белән вакытыгызны күңелле үткәрерсез.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар, уңышка ирешәм дип, ашыкмасагыз да була. Бу атнада тормышыгызда мөһим үзгәрешләр булуы ихтимал. Аларны тыныч күңел белән кабул итегез. Финанс өлкәсендә керем көтелә.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар, бу атнада борчу-мәшәкатьләрегез җитәрлек булыр. Шулай да, борчылырга кирәкмәс. Тырыш һәм сабыр булсагыз максатыгызга ирешерсез. Ялгызларны яңа танышу-очрашу көтә. Парлылар романтик очрашу оештырыр. Гаиләсе булганнар табигать кочагына ял итәргә барыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев