Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“9 ел төзегән йортыбыз 9 минут эчендә көлгә әйләнде” [+фото]

Казанның Привольный бистәсендә 7 май көнне чыккан зур янгын Гайнетдиновларны йортсыз-җирсез урамда калдырды. Фаҗига көндезге бишләр тирәсендә була. Төтен исен сизеп, Наилә ханым йорттан балалары белән чак чыгып котыла. 9 минут эчендә яңа агач йорт тулысынча янып бетә.

"УРАМДА ЫШТАННАН БАСЫП КАЛДЫК"
Әлеге йортны озак эзләп йөрергә туры килмәде. Уттан исән калган бердәнбер әйбер - мич морҗасы ерактан ук күзгә чалынды.
- Ул көнне төтен исен сизеп тышка чыктым, ни күрим, йортның уң ягыннан ут үрмәләп бара, - дип сүз башлады Наилә Гайнетдинова. - Янгын үзебезнең столярка цехыннан чыккан. Ул көнне көчле җил иде. Өйдән балаларны алып чыгуга ук йорт дөрләп янып китте. Ялкынны шлангтагы су белән үзебез генә сүндерә алмаячагыбызны аңлагач, янгын сүндерү машинасын чакырттык. Әмма алар килеп җиткәндә соң иде инде...
Наилә ханымның кечкенә кызы Хәния 6 айлык булып туган. Балада ДЦП авыруы. Хәния аягына басса да, озак йөри алмый. Җитмәсә, янгында баланың коляскасы көлгә әйләнгән. Яңасын алырга акча юк.
- Янгыннан соң Казанның Совет районы администрациясе безне бер атнага кунакханәгә урнаштырды, - ди Наилә ханым. - Көн саен кунакханәдән участокка килеп, ирем белән янгын калдыкларын чистартабыз. 9 майда туганнар, танышлар килеп булышты. Мең рәхмәт аларга! Бер айлык эшне бер көндә башкарып чыктык. Бу йортны 9 ел төзегән идек. Икенче катта мансард корып, анда балаларга бүлмәләр ясарга планнар бар иде...
ПРИВОЛЬНЫЙДА НИГӘ СУ ЮК?
Уракчы урамындагы 14нче йортның тиз арада янып бетүен тикшерә торгач, тагын бер сәбәп ачыкланды. Привольный бистәсендә су проблемасы кискен тора икән. Суның басымы түбән. Йортларга барып җитми. Җиткәндә дә төнлә генә аз-азлап ага.
7 май көнне дә янгын сүндерү машинасы Привольный бистәсенә үз суын төяп килә, аны сиптереп бетерә, әмма аннары якындагы коега тоташа алмый - аның суы булмый. "Су булмау аркасында соңгы елларда 5-6 йорт күз алдында янып бетте, - ди бистәдә яшәүче Резеда Репалова. - Су булса, янгын сүндерүчеләр килгәнче шлангны ачып, утны үзебез дә сүндерер идек..."
ЯРДӘМ КИРӘК!
Гайнетдиновларга фаҗигале хәлдән соң ярдәм кулын сузган беренче кешеләр - күршеләре һәм туганнары. Кем азык-төлек, кем кием-салым китергән. Акча кертүчеләр дә бар. Язманы ахырына кадәр укып чыккан изге күңелле кешеләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Гайнетдиновларга бүген азык-төлек, кием-салым, төзелеш материаллары бик кирәк. Бәлки кемдер акчалата ярдәм күрсәтә алыр. Наилә ханымның телефоны - 89372981322. Ил төкерсә, күл булыр диләр. Ут фаҗигасен Ходай берәүгә дә бирмәсен иде.
Марсель ӘСКӘРОВ
http://акчарлак-газета.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев