Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

90 литрдан артык легаль булмаган алкоголь әйләнештән алынган

Ел башыннан Чирмешән районда 91, 7 литр легаль булмаган алкоголь һәм спиртлы эчемлек әйләнештән алынган. Узган биш айда районда алкоголь продукциясен законсыз сатуның 19 факты теркәлгән, 13 очракта спиртлы эчемлекләрне өйдән сатучыларны тоткарлаганнар, шулай ук, машинадан да алкоголь "урнаштыручылар" булган. Ялган аракы сатучылар һәр авылда бар диярлек, узган чорда Чирмешән,...

Ел башыннан Чирмешән районда 91, 7 литр легаль булмаган алкоголь һәм спиртлы эчемлек әйләнештән алынган.

Узган биш айда районда алкоголь продукциясен законсыз сатуның 19 факты теркәлгән, 13 очракта спиртлы эчемлекләрне өйдән сатучыларны тоткарлаганнар, шулай ук, машинадан да алкоголь "урнаштыручылар" булган.

Ялган аракы сатучылар һәр авылда бар диярлек, узган чорда Чирмешән, Кара Чишмә, Әккәрәй, Лагерка, Иске Үтәмеш, Түбән Кәминкә, Яңа Элмәле, Ишлинка авылларындагы законсыз "сәүдәгәрләргә" карата административ беркетмәләр төзелгән. Биш айда икешәр тапкыр эләгүчеләр дә бар, дип хәбәр итә "Безнең Чирмешән" газетасы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев