Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә сез Балаларның ышаныч телефоны белән танышмы?

Кайчакта тормышта үзең генә хәл итүе кыен булган вакыйгалар була. Син ярдәм һәм яклау сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә белмисең. Гаиләдә бер-береңне аңлау булганда яхшы, үзеңне борчыган мәсьәләләрне әти-әниең, абый-апаларың белән уртаклаша аласың. Кайбер борчуларыңны дустыңа сөйләргә мөмкин. Ләкин дусларга яки якыннарга белдерәсе килмәгән хәлләр...

 Бу очракта Ышаныч телефоны ярдәмгә килә. Шәмәрдән лицее укучылары “Ышаныч марафоны – 2024” кысаларында узучы Бөтенрәсәй  онлайн- акциясендә катнаштылар.укучылар Ышаныч телефоны, максаты, эше белән якыннан таныштылар.

 Ышаныч телефоны – балаларга һәм аларның ата-аналарына психологик ярдәм күрсәтә, ул белемле педагог-психолог белән телефон аша исемеңне яшереп сөйләшү мөмкинлеге бирә. 2010нчы елдан башлап Татарстан буенча балалар өчен «Ышаныч телефоны» эшли – 88002000122.

  «Ышаныч телефоны» түбәндәгеләрдән тора: беренчедән – «исемсезлек», шалтыратучы үз исемен атамаска мөмкин, икенчедән – «яшеренлелек», әлеге сөйләшү һәм аның эчтәлеге турында консультант һәм шалтыратучыдан башка беркем дә белмәячәк; өченчедән, шалтыратучы теләсә кайсы минутта сөйләшүне өзәргә мөмкин, моның өчен трубка куярга да җитә; дүртенчедән –«Ышаныч телефоны»ның эше тәүлек буе, көн һәм төннең теләсә кайсы вакытында шалтыратырга мөмкин.

    Ничек итеп ышаныч телефонына мөрәҗәгать итәргә?Иң мөһиме - шалтыратырга, операторның тавышын ишеткәч, исәнләшергә... Алга таба сине нәрсә борчыганын турыдан-туры әйтергә мөмкин.
   "Балаларның ышаныч телефоны" белгеченә нинди очракларда мөрәҗәгать итәргә була?
- Теге яки бу хәлдә үзеңне ничек тотарга кирәклекне белмәгәндә ;
- сиңа берәр кыз яки малай ошый һәм син ничек итеп аны үзеңә каратырга белмисең;
- өлкәннәрдән кем белән булса да каршылык килеп чыга һәм шуның белән бәйле рәвештә сине борчу хисе биләп ала;
- мәктәптә укытучылар белән проблема;
- әти-әниләрең сине аңламыйлар һәм син алар янында үзеңне ничек тотарга һәм аларның ышанычын, хөрмәтен ничек казанырга икәнен белмисең;
- дустың белән ачуланышу;
- мәктәптә (урамда, өйдә) рәнҗеттеләр;
- берәүне дә күрәсең дә, аралашасың да килми;
- дустың тәмәке тарта (исерткеч эчемлекләр яки наркотиклар куллана); аңа бу бәйлелектән котылырга ничек булышырга? Ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә?
- син катлаулы хәлгә дучар булдың һәм аннан чыгу юлын таба алмыйсың;
- нинди һөнәр сайларга һәм киләчәктә кем булырга?
Шалтырату стационар яки кәрәзле телефоннан бушлай һәм аноним.

Гөлназ Фәтхуллина,

 Шәмәрдән лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев