Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Абдулла Дубин Г.Тукай премиясе сорап Президентка хат язган

Левитаннан сабак алган, 23 ел диктор булып эшләгән, элекеге югары категорияле белгеч, хаксызга эшеннән җибәрелүен шулай компенсацияләргә уйлаган.

1961-1984 елларда Татарстан радио-телевидение комитетында диктор булып эшләгән, күп санлы фотоальбом-җыентыклар туплап нәшер иткән диктор, журналист, төбәкче, хаҗи Абдулла Дубин Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге сорап Татарстан Президентына хат юллаган.

“Минем дә иң зур исемем – хаҗи, – ди Абдулла Дубин. – 1990 елны хаҗда булдым. Миңа сатылган исемнәр кирәкми. Миңа карата кылынган гөнаһларны Тукай премиясе белән компенсацияләүләрен сорап Илбашыбызга хат яздым. Миңа акча кирәкми, шулай да 23 ел республика радио һәм телевидениесендә хезмәт куйдым. Кырык елдан артык төбәк тарихын өйрәнәм, буклетлар нәшер иттем. 60 ел журналистикада эшлим. Хөкүмәт биргән бернинди мактаулы исемнәрем юк. Бүгенге көндә шаяртып әйткән үземнең мактаулы исемем – “инвалид по зрению”.

Абдулла Дубин белән оештырган әңгәмәнең тулы вариантын “Интертат” электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак.

Белешмә өчен: Абдулла Дубин 1941 елда Әстерханда туган. ГИТИС та (хәзерге РАТИ) укыган. 1961 елдан бирле Казанда яши һәм эшли. 1984 елга кадәр ТАССР Дәүләт телерадиокомитетында югары категорияле диктор, РСФСРның “Белем” җәмгыяте лекторы, СССР Журналистлар союзы әгъзасы. Сиксәненче еллар уртасыннан Татарстан, Россия, якын һәм ерак чит илләр массакүләм мәгълүмат чаралырында эшчәнлек алып бара. Туган төбәкне өйрәнүче, үзешчән һәм экслюзив идея һәм проектлар авторы. Казан, Әстерхан, Идел буе, Кама төбәкләренә багышланган буклет һәм бүләк фотоальбомнарның баш мөхәррире һәм нәшире.

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев