Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ач студент сак астына алынган

Чаллының полиция хезмәткәрләре, кибет хезмәткәрләренең уяулыгы ярдәмендә, урлашырга күнегеп киткән студент егетне кулга төшергән. Азык-төлек кибетенә иртәнге якта кергән әлеге егет курткасына берничә күмәч, колбаса һәм банка белән кофе кыстырып, товары өчен түләмичә генә чыгып китәргә тели. Кибет хезмәткәрләре аның начар ниятен сизсә дә, тоткарлап кала алмый. Шунысы кызык: карак...

Чаллының полиция хезмәткәрләре, кибет хезмәткәрләренең уяулыгы ярдәмендә, урлашырга күнегеп киткән студент егетне кулга төшергән. Азык-төлек кибетенә иртәнге якта кергән әлеге егет курткасына берничә күмәч, колбаса һәм банка белән кофе кыстырып, товары өчен түләмичә генә чыгып китәргә тели. Кибет хезмәткәрләре аның начар ниятен сизсә дә, тоткарлап кала алмый. Шунысы кызык: карак егет шул ук көнне әлеге кибеткә кабат керергә кыюлык тапкан. Бу юлы инде кибет хезмәткәрләре ярдәмгә хокук сакчыларын чакыра. Җирле көллияттә укучы егетнең моңа кадәр дә хөкем ителгәне булган инде. Ул гаебен таныган. Җинаять эше кузгатылган.

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев