Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Адлер Тимергалинның "Миллият сүзлеге" китабының икенче томы дөнья күрде

Яңа басма һәр журналист, әдәбиятчы һәм укытучы өчен өстәл китабы була ала, ди китапның мөхәррирләре.

Татарстан китап нәшриятында Адлер Тимергалинның “Миллият сүзлеге” китабының икенче томы басылып чыкты. Милләт темасын колачлаган китап киң җәмәгатьчелеккә адресланган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан китап нәшриятының уку-укыту методикасы эшләре бүлеге җитәкчесе Чулпан Ялалова хәбәр итте.

“Хәтерләсәгез, 2016 елда Миллият сүзлегенең беренче томы нәшер ителгән иде,- ди Чулпан Ялалова. - Икенчесе 2017 елда эшләнде. Сүзлек тышлыгының рәссамы - Адлер абыйның кызы Алсу Тимергалина. Алсу ханым белән проектны бергәләп башкарып чыктык. Аның ярдәме зур булды. Хәзер инде безнең бүлек кызлары өченче томын әзерли, анысы да быел дөнья күрергә тиеш”.

Моннан ун ел элек “Мәгариф” нәшриятында А.Тимергалинның "Миллият сүзлеге" хезмәтенең кыскартылган варианты басылган иде. Шул вакытта Адлер Тимергалин белән шәхсән бергә эшләгән мөхәррир Гөлшат Мөхәммәтҗанова “Миллият сүзлеге”нең дөньяга чыгу тарихын яхшы белә. “2007 елда Адлер Тимергалинның кулъязмаларын “Мәгариф” нәшриятында барлаганда, китапны басмага әзерләгәндә килеп туган мәсьәләләрне бергәләп чишкән идек, - ди “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Гөлшат Мөхәммәтҗанова. - Адлер абый бик җайлы, ипле кеше иде. Барысын аңлатып, килешеп эшләгәнебез әле дә исемдә. Ә 2015 елда Татарстан китап нәшрияты хезмәтне тулы вариантта эшли башланды. Әлеге хезмәттә мәгълүмат бик күп, безгә шул мәгълүматны тикшереп, раслап чыгарга да туры килде. Кайбер сүзләрнең язылыш вариантлары төрле сүзлектә төрлечә бирелгән, без мөхәррирләр аларны барлап бер фикергә килеп тәкъдим иттек. Китап милләт, тарих, татар мәдәнияты белән кызыксынган һәр кеше өчен кызыклы булачак. “Миллият сүзлеге” һәр әдәбиятчы, журналист һәм укытучыларның өстәл китабы була ала. Басманың һәр томында да төрле тема кабатлана; милли, дини һ.б.”

Милләт һәм дин тарихына кагылган әһәмиятле һәм кызыклы фактларны, күренекле шәхесләр турындагы мәгълүматларны, хикмәтле сүзләр һәм төрле төшенчәләргә аңлатмаларны үз эченә алган бу китап – танылган язучының күп еллык хезмәт нәтиҗәсе. Сүзлек әдәби-тарихи мирас буларак нәшер ителә. Ул гамәлдә йөри торган сүзлекләрдән эчтәлеге һәм колачы ягыннан аерылып тора. Аңлатмалар мисаллар белән тулыландырылган. Биредә шулай ук заманында актив кулланылган, әдәби-гыйльми мирасыбызда сакланган төрки сүзләргә һәм фарсы алынмаларына да киң урын бирелгән.

“Миллият сүзлеге”нең мөхәррирләре - Чулпан Ялалова, Гөлшат Мөхәммәтҗанова, Халисә Фәйзрахманова, Венера Гомәрова, Зилия Шәйхразиева, Алсу Дәүләтова зур көч куйды.

Проектның фәнни консультанты, тарих фәннәре докторы, профессор Гамирҗан Дәүләтшин. “Миллият сүзлеге”нең тиражы 3 мең.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев