Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Адмирал"да зыян күргән эшмәкәрләр базасы төзелә

Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында зыян күргән эшмәкәрләр турында мәгълүматлар базасы булдырылды. Исемлеккә кертү яки эшмәкәрләр турында мәгълүматны дөресләү өчен шәһәрнең Икътисади үсеш комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр ителә "Татар-информ" сайтында. Исемлеккә эләгү өчен, анкета тутырырга һәм аны kazantorg@yandex.ru, podderzhka16@mail.ru электрон адресына юллау сорала. Зыян күрүчеләр өстәмә мәгълүматны (843)...

Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында зыян күргән эшмәкәрләр турында мәгълүматлар базасы булдырылды. Исемлеккә кертү яки эшмәкәрләр турында мәгълүматны дөресләү өчен шәһәрнең Икътисади үсеш комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр ителә "Татар-информ" сайтында.
Исемлеккә эләгү өчен, анкета тутырырга һәм аны kazantorg@yandex.ru, podderzhka16@mail.ru электрон адресына юллау сорала. Зыян күрүчеләр өстәмә мәгълүматны (843) 299-16-83 телефон номеры аша да җиткерә алалар.
Моңа кадәр Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында зыян күргән эшмәкәрләр турында бердәм мәгълүматлар базасы булдыру турындагы карар шәһәр җитәкчеләре тарафыннан Казан вертолет заводының мәдәният йортында эшмәкәрләр белән үткән очрашу барышында кабул ителгән иде. Әлеге чара барышында эшмәкәрләрне яңа эш урыннары белән тәэмин итү, аларның эшчәнлекләрен гамәлгә ашыруда ташламалы шартлар булдыру һәм финанс ягыннан ярдәм итү кебек мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Янгында юкка чыккан матди байлыкларның күләмен билгеләү өчен һәр эшмәкәргә анкеталар бирелде, шушы анкеталар нигезендә зыян күргән эшмәкәрләр турында мәгълүматлар базасы булдырылды.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев