Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Аерыл миннән!” [булган хәл]

Азат белән безне зур мәхәббәт кавыштырды.

Икебез дә авыл балалары, мәктәптән соң югары белем алырга дип Чаллыга килгән чагыбыз. Шунда, документлар тапшырырга дип чират торганда сөйләшеп тә китек. Бер-беребездән ерак та яшәмибез икән. Азат Әлмәттән килгән, мин - Азнакайдан. Документларыбызны тапшырдык та, икебез дә ашыга-ашыга тулай торакларыбызга кайтып та киттек. Укырга, имтиханнарга әзерләнәсе бар.
Ул чагында кешедә кеше кайгысы булмый бит. Ничек тә күңел тарткан җиргә укырга керәсе иде дисең. Әйтерсең лә, бу тормышта иң зур проблемаларның берсе. Инде ярый, тырышканбыз, күрәсең. Шактый зур конкурс аша узып, икебез дә документлар тапшырган факультетларыбызга кабул ителдек. Тулай тораклар аерым урнашса да, бер-берсеннән ерак түгел. Укырга йөргәндә юлларыбыз гел кисешеп торды. Азат беркайчан да да сәлам бирмичә китми торган иде. Кайчакларда кызлар белән урам әйләнергә чыкканда да күрешкәләдек, бергәләшеп уйнап-көлеп, сөйләшеп торган чаклар да булды.
Ә менә икенче курста укыганда якыннан аралаша башладык без. Нәрсәдән генә башланып китте соң әле? Тәнәфес вакытында төркемдәге берничә кыз белән пәрәмәч белән булса да чәй эчеп алыйк дип, ашханәгә киттек. Чиратта үзенең дуслары белән Азат та тора. Үзенә алганда минем өчен дә түләде ул. "Якташны сыйлыйм әле", - дигән булды. Шул көннән башлап без бер дә аерылмадык. Азат артымнан гаҗәп матур итеп йөрде. Гел игътибарлы, ярдәмчел булды. Безнең мөнәсәбәтләрне бөтен институт белән күзәттеләр. Яныбызга хәл белергә килгән әти-әниләребез дә сукыр түгел, очрашуыбызны белделәр. Дөрес, без яшеренеп йөрмәдек тә. Хисләребез нык иде. Икебезнең дә бүтән беркем белән дә болай рәхәт булмаячагын аңларга озак вакыт кирәк булмады. Ләкин укыган чорда өйләнешергә кирәк түгеллеген, бик нык авырга туры киләчәген аңлап, кичектерергә булдык. Кулга диплом алыйк, җитешербез дидек. Әниләр дә шулай диделәр.
Безнең студент еллары әнә шулай уку катыш зур мәхәббәт белән узып китте. Мәхәббәтебезне саклый белдек. Укуны тәмамлаган елның җәендә үк гөрләтеп туй да уздырдык. Туганнар белән - бер, яшьләр белән аерым икенче көнне бәйрәм иттек. Ниһаять! 4 ел буе хыялланган уртак тормыш башладык. Шәһәргә иялешеп беттек, эш табуы да җиңелрәк дип, шушында гына калырга булдык. Ерак булмагач, туган якларга кайтып-китү дә кыенлык тудырмый. Кайнана-кайнаталарга да ияләшү авыр булды дип әйтә алмыйм, чөнки уку барышында шактый күп аралашырга туры килде. Югары курсларда Азат мине үзләренә дә алып кайтканы булды. Сабантуй, Яңа елны аларда каршы алдык. Бергәләп табын әзерләдек, күңел ачтык. Кыскасы, өйләнешкәндә, бер-беребезгә читенсенеп карау юк иде инде. Алар - мине, мин - аларны үз итеп хис иттем. Тоташ рәхәт, ләззәтле тормыш башланган сыман булган иде. Тик... бу әле авыр, борчулы елларның башы гына булган икән шул.
Кияүгә чыккач та һәрбер хатын-кыз бала турында хыяллана башлый. Мин дә искәрмә түгел. Баштагы айларны гына берни уйламыйча мәхәббәт диңгезендә йөзәсең ул. Аннан соң ай саен үзеңдә үзгәреш көтә башлыйсың. "Уздыммы, юкмы?" - дип даруханәдән әллә никадәрле тестлар алып кереп уздырасың. Кызганыч, инде ике ел бергә яшәп тә, без һаман баласыз кала бирдек. Ир белән хатын бер-берсе белән никадәр дус, якын мөнәсәбәтләрдә булса да, уртак бала, дөресрәге аның юклыгы турында уртага салып сөйләшү - иң авыры икән. "Тукта, тагын бераз вакыт узсын инде. Тиешле көннәрен туры китерә алмыйбыздыр", - дип, үз-үземне әллә никадәр вакыт тынычландырырга тырышып яшәдем. Ләкин күпме сузсаң да, берзаман барыбер килеп терәләсең. Сөйләшмичә берничек тә булмый. Сәбәбен табарга, хәл итәргә кирәк. Азат - гади авыл малае. Кибет ризыгы ашап, теләсә кая йөргән кеше түгел. Шуңа гаепнең анда да булырга мөмкин икәнлеген берничек тә аңларга теләмәде. Мин дә нәкъ аның кебек бит: авылда үстем, тормышымда аннан башка ирнең булганы юк. Икебез дә бертигез, гаеп нәкъ шулай ук миндә дә булырга мөмкин. Эх, балага узу-узмау нәрсә ашап-эчеп үскәнгә генә карасын иде икән ул! Шушы еллар эчендә генә дә әллә ничәне алып кайткан булыр идем инде...
Беренче тикшеренүгә 4 елдан соң гына батырчылык иттек. Икебезне дә тулысынча, бөтен яклап тикшерә башладылар. Анысына гына да ике айлап вакыт узды. Чөнки кайбер анализлар Мәскәү аша әйләнеп кайтырга тиеш. Һәм менә, ниһаять, куркып, әмма түземсезләнеп көткән көн килеп җитте. Икебезнең башта да бер генә сорау бөтерелә: "Гаеп миндә булса нишләргә?"
- Сезгә дәваланырга кирәк булыр, Азат әфәнде, - диде табиб тыныч кына. - Анализлар нәтиҗәләре буенча, балагыз булмауга сәбәпче - сез. Әмма үзегезне гаепләргә ашыкмагыз. Сезнең барысы да алда әле. Яшегез яшь, иммунитетыгыз нык, борчылмагыз. Медицина көн саен үсә, гел яңарып тора. Бергәләп ничек тә чыгу юлы табарбыз.
"Борчылмагыз", - дип әйтүе генә ансат, ничек борчылмыйсың ди инде! Гаеп миндә түгеллеген белү дә тынычлык алып килмәде. "Нишләргә?!" - дигән сорау юкка чыкмады. Хатын-кыз үзенең көчсезлеген белсә - бер хәл, ир-ат ул яктан тагын да яманрак икән. Азатның ни дәрәҗәдә борчылганын үзем генә беләм. Йокысыз төннәр, борчуны сыра, аракы белән онытырга теләү, эшкә бара алмый калулар, мине үзе яныннан китәргә үгетләүләр, ачуланып тавыш күтәрүләр... Әмма ничек кенә булмасын, Азат проблемага аек акыл белән карарга үзендә көч тапты. Ел дәвамында хастаханәләргә йөрде, дару, витаминнар эчте.
Әмма боларның берсенең дә нәтиҗәсе булмады. Өмет белән тагын ике елга якын вакыт узды. Башка бер ысул итеп табиблар безгә ЭКО, үзебезчә әйтсәк - ясалма орлыкландыру юлын тәкъдим иттеләр. Юкка чыгып барган өмет уты кабаттан кабынды. Әлеге утларның безнең кесәгә ничә сумга төшкәнен үзебез генә беләбез. Һәм менә чираттагысы - тагын да кыйммәтрәге. ЭКОдан бер тапкыр файдалану өмет итүче парларга якынча 150 мең сумга төшә. Акча түләдем дә, уздым түгел шул әле бусы да. Күзәнәкләр карында яшәп китә алмаска да мөмкин. Монысы да бик еш булгалый ди.
Әмма ничек кенә булмасын, мөмкинлектән файдаланып карарга кирәк иде. Аласы фатирның беренчел кертеменә дип җыелган акчабызны ике дә уйламыйча әнә шуңа тоттык. Операция уңышлы гына чыккан кебек иде. Алдагы көннәрдә бар да тәртип буенча барса да, соңрак яралгы үсмәде. Кабат ЭКО. Бу юлы акчаны ике яклап әти-әни җыелышып бирде. "Бурычка да түгел, бүләк итеп алыгыз. Хыялларыгыз тормышка ашсын", - диделәр. Олы яшьтәге әниләрдән уңайсыз булса да, безнең бүтән чарабыз юк иде шул. Тик өметләр бу юлы да акланмады, яралгы яшәп китә алмады.
Безнең хәзер бөтенләй дә өмет юк. Чираттагы ЭКО операциясенә акчабыз да юк. "Берни белмичә яшисе калган. Ник хастаханәгә йөри башладык икән?" - диешәбез. Яшәр идек әле, ул чагында өмет бетмәс иде. Ничек кенә тынычландырырга тырышсам да, Азат һаман бер сүзне кабатлый: "Аерыл миннән! Сиңа гарип ир ник кирәк? Бала ясый алырдайны тапмассыңмы әллә?" Аннан башка миңа берәүнең дә кирәк булмаганын яхшылап аңлатып та, битәрләп тә карадым, файдасы гына юк. Шушы халәттә инде бер ел яшибез. Азатны күпме генә тынычландырырга тырышсам да, минем бит Ана булу теләге бер дә кимемәде.
Төшләремдә имезеп утырганымны, карынымда бала селкенгән сизеп, бик еш кына уянып китәм. Әйтерсең лә төш түгел, чынбарлыкта шулай булган! Тиздән безгә 30 яшь тула. Бала табар өчен нәкъ вакыт. Инде соңарып та барам. Соңгы арада башымда шайтан керткән бер уй бөтерелә: "Әллә чыннан да аерылыргамы? Ә бәлки аерылмыйча гына кемнән булса да узаргадыр?" Тик аерылып кемгә барасың? Иремне яратам бит. Авыр чагында аны ташлап барыбер бәхетле була алмам сыман. Шул ук вакытта үзем бала табырга сәләтле булып, кешенекен алып тәрбиялисем килми шул. Яратып бетерә алмам төсле. Нишләргә? Чыгу юлы бер дә булмас микәнни соң?
Исемне язмагыз.
vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев