Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Аерылам мин, башка түзә алмыйм...

    "Кияүгә чыкканыма ике ел булды. Беренче вакытта бар да әйбәт кебек иде. Бала көткәндә дә бер генә авырлык та күрмәдем. Ирем сүземнән чыкмады. Нәрсә кушсам, шуны эшләде. Теләгән ризыгымны алып бирде. Хәтта пешереп тә ашата, юа да, җыеш­ты­ра да иде. Ул вакытта хан кызы кебек яшәдем. Бала тугач, хәлләр үзгәрде....

    "Кияүгә чыкканыма ике ел булды. Беренче вакытта бар да әйбәт кебек иде. Бала көткәндә дә бер генә авырлык та күрмәдем. Ирем сүземнән чыкмады. Нәрсә кушсам, шуны эшләде. Теләгән ризыгымны алып бирде. Хәтта пешереп тә ашата, юа да, җыеш­ты­ра да иде. Ул вакытта хан кызы кебек яшәдем. Бала тугач, хәлләр үзгәрде.

    Дөрес, ирем миңа ярдәм итү­дән туктамады. Баланы күбрәк ул карады. Декретта утырсам да, минем матур киенәсем, тәм­ле ашыйсым килә. Акча туздырырга яратам. Әллә шуңа инде соңгы арада ирем миңа карата салкынайган кебек булды. Ачуланмыйча бер генә дә тормыйбыз. Бер-беребезне бө­тен­ләй аңламыйбыз хәзер. Соңгы ярты ел җәһәннәмгә тиң булды. Әле ул гынамы, берәр нәрсә әйтсәм, ирем кулын күтәрә башлады. Бер көнне түз­мәдем - аның әти-әнисенә дә, үзем­некеләргә дә шалтыратып, бар­ысын да сөйләп бирдем. Иремә карата бер генә хисем дә калмады. Башка бергә яшисем килми. Тик нишләргә дә белгән юк. Бала да кызганыч. Түзәсем дә килми".

    Айсылу, 21 яшь. Алабуга

    Статистика мәгълүматларына караганда, иң катлаулы чор беренче биш ел санала. Аерылышу оч­ракларының 36 проценты шушы вакытка туры килә. Былтыр Татарстанда таркалган 15 мең 457 га­иләнең 60 процентының тормыш корып яши башлауларына 10 ел да тулмаган булган. Шу­ның аркасында 10 меңнән артык бала әтисез яки әнисез яшәргә дучар.

    ТФАнең Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге катнашында үткәрелгән тикшеренү нәтиҗә­ләренә ышансаң, аерылышуга ки­тергән төп сәбәпләр булып ир яки хатынның мөнәсәбәте канә­гать­ләнерлек булмау (38,7 процент), матди мәсьәләдә авырлыклар (30 процент), хыянәт (23,4 процент), эчүчелек (23,4 процент), гаи­лә эш­ләренә туган­нарының тык­шынуы (19,3 процент) санала.

    Шунысы да бар: республикада иң күп аерылышулар 2000 еллар башында күзәтелгән. Андый хәлләр 2002 елда күп булган: 21 меңнән артык очрак теркәлгән. Ул чорда язылышкан 3 парга аерылышкан 2 пар туры килгән.

    Альбина Шәвәлиева (Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе):

    - Соңгы арада аерылышучылар саны бераз гына булса да кимеде. 2014 елда 32 мең 547 никах рәсми рәвештә теркәлгән булса, 15 мең 106 пар аерылышкан. 2015 елның 9 аенда исә 9856 пар аерылышырга өлгерде. Узган ел белән чагыштырганда азрак, әмма бу сан да аз түгел. Беркайчан да кызуында сукмаска кирәк. Акыллырак хатыннар әллә нинди гаугалы вакыйганы да онытып, гаиләне сак­лап калырга тырыша.

    Психолог Эльвира Сафина җавап бирә:

    - Тормышны бозып ташлау тиз ул. Ә менә кабат торгызу, хисләрне яңадан җайлау бик авыр булачак. Хатны кат-кат укыдым. Ялгыш хата кылганчы, үзара аңлашылмаучанлыкны уртага салып сөйләшергә кирәк. Бәлки, гаеп үзегездәдер. Хатын-кыз тор­мышны җайлап торырга тиеш. Гаиләнең ныклыгы бер-береңә булган хөрмәттән дә тора. Гаилә корып яши башлагач, күп кенә күңелсезлекләр баш калкыта. Әмма аларны уздырып җибәрә белергә кирәк. Гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый. Бер­гә яши башлагач, үзегезнең гаи­ләгезгә чит кешеләр сүзен керт­мәгез. Күп вакытта булган хәл­ләрне читкә дә чыгарырга ярамый. Ирегезнең ни өчен кул күтә­рүен дә чамалый аласыз. Әгәр сез аны гаепсезгә кул күтәргән дип саныйсыз икән, бу турыда аңа әйтегез. Ә инде үзегез чыгырдан чыгарсагыз - зарланудан мәгънә юк. Кайчакта бер-береңә юл да куя белергә кирәк. Тормыш башлаганда, бер-берен аңламыйча, гаиләсен таркаткан парлар күп була. Яшьләр никтер үзләрен генә уйлап ялгышалар. Арада бала да бар бит. Бу хакта да онытмас­ка кирәк.

    Рамил Шириев: "Иман нуры" мәчетенең имам-хатыйбы:

    - Дин буенча хатын-кыз балалар үстереп, гаиләнең җылысын югалтмыйча саклап торырга тиеш. Ә хәзер башкачарак хәлләр күзәтелә. Бер тавышланып кына аерылып китәргә ярамый. Алла­һы Тәгаләдән сезгә ярдәм итүен сорагыз. Динне хөрмәт иткән ха­тын-кыз ирне дә хөрмәт итә бе­лергә тиеш. Бала үстерү мәшә­кать­ләре җиңел түгел. Әмма хә­зерге заманда мал табу да кыенлашты. Ирегез тормышыгызны алып бара икән, шуңа шөкер итегез. Гаи­ләдәге ыгы-зыгыны хатын-кыз көй­ләп җибәрергә тиеш. Ирне сан­ла­мыйча, аңа хатын-кыз эш­ләре өеп, сез аны кимсетәсез ге­нә. Бәл­ки, үзегезгә үзгәрергә ки­рәк­тер. Белеп булмый, гаеп атта да, тәртә­дә дә булырга мөмкин.

    Гөлгенә ШИҺАПОВА
    Ватаным Татарстан

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: