Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аерым урыннарда юеш булса да, җилләгән басуларда кыр эшләре дәвам итә

Язгы кыр эшләре тулы куәтенә кереп бара. Басу-кырны сагынып хезмәткә чыккан игенчеләр, аерым урыннарда юеш булса да, җилләгән басуларда эшне дәвам итә. Ачык җирләрдә дым тиз юкка чыга. Шуңа да дым каплату кичектергесез. Һәр хуҗалык күпьеллыкларны, туңга сөрелгән мәйданнарны тырмалау, уҗымнарны тукландыру эшләренә кереште. Башка еллардан аермалы буларак, "Сатыш" филиалының...

Язгы кыр эшләре тулы куәтенә кереп бара. Басу-кырны сагынып хезмәткә чыккан игенчеләр, аерым урыннарда юеш булса да, җилләгән басуларда эшне дәвам итә. Ачык җирләрдә дым тиз юкка чыга. Шуңа да дым каплату кичектергесез. Һәр хуҗалык күпьеллыкларны, туңга сөрелгән мәйданнарны тырмалау, уҗымнарны тукландыру эшләренә кереште.

Башка еллардан аермалы буларак, "Сатыш" филиалының "Явлаштау" бүлекчәсе кара туфракка беренчеләрдән булып, орлык күмдерергә өлгерде. Узган ел апрельнең 22сендә агрегат җыеп, 23ендә эш башлаганнар, быел 27 апрельдә керештеләр. 287 гектарда күпьеллыклар, 540 гектар туңга сөрелгән мәйданнарны тырмалап өлгерәсе бар.

-Уҗымнар 270 гектарда, торышы канәгатьләнерлек күренә, тамырлары исән, өске ягы гына бераз каралып тора, тукландырып, тырмалап җибәргәч тернәкләнеп китүенә өмет бар, - ди агроном Наил Фәйзрахманов. - Безнең якта туфракның бер дә ашлама кертмәгән очракта уңыш бирү сәләте 12-13 центнер гына. Ашлама кертми генә уңышка өметләнеп булмый. Басуга бер гектарга тәэсир итү көчендә 40 килограмм кертәбез.

Дүшәмбе көнне төштән соң туфрагы тиз өлгерә торган Мазар тавындагы 35 гектар мәйданга арпа чәчә башладылар. Дым бар чакта чәчеп өлгерергә, дип тырыша игенчеләр. Узган ел бу урында суданка игеп, мул уңыш алганнар. Кырга ашламаны Исмәгыйль Газизов, ашлыкны Ринат Заһидуллин алып чыккан. Нәфыйк Хәмитов "Т-150" тракторы белән культивацияләгән туфракка "ДТ-75" тракторын иярләүче Марат Фәизов "СЗП-3,6" өч чәчкечле агрегаты (рәсемдә) белән арпа орлыкларын күмдерә. Булышчылары Дамир Фазылов, Инсаф Шәрәфиев, Дилүс Яруллин яшь булсалар да эшкә җаваплы карыйлар. Хуҗалыкта хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре дә үтәлә: чәчкечтә йөрүче егетләр респираторлар белән эшли.

- Марат елның-елында берүзе шушы тракторы белән язгы чәчүне башкарып чыга. Чит илнең куәтле техникаларын да чакырмыйбыз, үзебезнең элекке техникага таянабыз. Техника ватылмый гына эшләсә иртәгә бу басуда бетә, аннан соң Мишәбаш ягында өлгереп килә, - ди хуҗалык җитәкчелеге.

Мазардан сон Ар тавына юнәлдек. Монда да картая төшкән 24 "яшьлек" "ДТ-75 М" тракторында Вәгыйз Гыйльмуллин туңга сөрелгән җирләрне ике эздән тырмалап йөри.

- Тырмаларны кичә басуга чыгарып, бер кат карап кайттык та, бүген тырмага керештек, -ди Вәгыйз абый. Агрегатка тырмалаганда чыккан ташларны, чүп-чарны салып бару өчен махсус җайланма да беркеткәннәр. Беренче көн булса да, хәйран табыш җыелган тимер савытка - таш, агач калдыклары янында көтүче чыбыркысы да бар. - Быел солы белән бодайны чәчмәскә булдык. Терлек саны ишәя барган саен кукуруз мәйданнарын арттырырга уйлаштык. Моңарчы 270 гектар булса, быел 330 гектарда игәргә планлаштырабыз, - ди Наил Фәйзрахманов.

Саба юлы өстендәге кырда Рафис Әһлиев агрегаты каршы алды. Ярдәмчеләре Раил Нуруллин, Марат Җаппаров, Рәсүл Нәҗипов белән күпьеллыкларны тукландыруга чыкканнар. Печән җиренә ашлама кертеп, артыннан ук тырмалап баралар.

Техника иске, әмма кадерен белеп эшлиләр. Егетләр дә сыната торганнардан түгел, кыш буе терлекчелектә хезмәт куйсалар, хәзер трактор иярләп кырга чыкканнар. Кышын карыйсы терлекләренә үзләре үк терлек азыгы әзерли, икмәк тә үстерәләр.

Хуҗалыкларда күпьел­лык үләннәрне туклан­дыруның 50 проценты төгәлләнгән. 2307 гектар туңга сөрелгән мәйданнар тырмаланган. 900 тонна орлык инкрустацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев