Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“АГАЧ ЭШЕ БИК ЧЕТЕРЕКЛЕ"

Мөслим районы Әмәкәй авылында гомер итүче 45 яшьлек Мияссәр Шәрипов, аякларына басып йөри алмаса да, инде 10 ел үз куллары белән төрле җиһазлар ясый. Бүген тәҗрибәсен нәсел дәвамчысы улы Динарга тапшырган.

— 2007 елның 1 декабрендә икәү эш башлаган идек, — дип искә алды хатыны Миләүшә. — Хәзер бу эшне ирем белән улым дәвам итә. 
— Улым клиентлар белән очрашып, заказ ала, Чаллыдан материаллар кайтарта, соңыннан бергә эшлибез, — ди Мияссәр. — Өйләнешкән елларда өйгә кирәкле бөтен җиһазны үзем ясадым. 14 ел элек фаҗигагә юлыккач (бу хакта язмавымны үтенде — Э.С.), агач эшенә ныклап тотындым. Моңа этәргеч бирүче кеше — энем Илдар. Ул Сарманда бүген дә җиһаз ясау белән шөгыльләнә. Беренче елны 200 тумба ясадым. Хәзер санаганым юк. 
— Корпуслы җиһазның бөтен төрен (кухня гарнитуры, шкаф-купе, карават һ.б.) ясыйбыз, — ди уллары Динар. — Кибеттәге кебек стандарт үлчәмдә түгел, кешенең өенә туры китереп эшлибез. 
— Улыбыз Динар, яшь булуына карамастан, шундый эшкә алынды, аның ихтыяр көче зур, — дип горурлана ана кеше. — Кечкенәдән әтисенә булышып үсте. Бүген читтән торып нефть институтында белем ала. Узган ел өйләнде, Оныгыбыз Камиләгә ике ай. Әлегә бездә яшиләр. Район үзәгендә йорт җиткереп төпләнмәкчеләр... 
...Төпчек уллары Дияска 17 яшь. Ул Әлмәт политехник техникумында укый...
...Миләүшә белән Мияссәрнең гаилә коруына быелның 8 июлендә 25 ел тула икән. 2014 елда алар Татарстанның иң яхшы гаиләләре рәтендә Президент белән күрешүгә ирешә. Ә 2015 елда Мөслимдә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләкләнәләр.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X