Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Агроволга» халыкара агросәнәгать күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында кунакларны нинди кызыклы чаралар көтә?

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 1 июльдән 3 июльгә кадәр Лаеш районында “АГРОВОЛГА” халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак.

Чарада тармак үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен бөтен Россиядән аграрийлар җыела. Биредә алар илнең агросәнәгать комплексының соңгы казанышлары белән таныша алачаклар.

Чараның эшлекле өлеше авыл хуҗалыгының барлык актуаль һәм кискен мәсьәләләрен исәпкә ала. Биредә алдынгы экспертлар һәм практиклар бүгенге авыл хуҗалыгында заманча тенденцияләр һәм үсеш нокталары турында, шул исәптән тармакны цифрлаштыру өлкәсендә ачыла торган мөмкинлекләр турында сөйләячәкләр. Генетик потенциалны бәяләү һәм арттыру мөмкинлегенә, терлекләрне ашату һәм үстерү өчен яңа технологик продуктларга һәм программаларга, ветеринариянең роленә, үсемлекчелек өчен заманча ашламалар технологияләренә һәм линейкаларына, авыл хуҗалыгының барлык юнәлешләрен техник җиһазлауга аерым игътибар биреләчәк. Шулай ук хуҗалыкларның нәтиҗәлелек мәсьәләләре һәм нәтиҗәлелекне күтәрү ысуллары яктыртылачак.

Күргәзмә кысаларында терлекләрне карау буенча практик мастер-класслар һәм эре мөгезле терлекләрнең токымнарын һәм экстерьерын бәяләү методикасын, контроль савым методикасын ача торган семинарлар узачак. Тулы программа белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елына багышланган төп чара буларак, «Азык-төлек иминлеге өчен глобаль мәсьәләләр:хәвеф-хәтәрләр һәм мөмкинлекләр» темасына фәнни-гамәли конференция узачак. Чара барышында АПКда цифрлы икътисад, авыл территорияләрен үстерү, продуктив иминлекне тәэмин итүдә фәннең роле, биотехнологияләр һәм органик игенчелек кебек мөһим темалар каралачак.

Күргәзмәдә иң яңа заманча авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтеләчәк, «Трактор-шоу» төбәк ярышлары һәм нәселле терлек конкурсы узачак, анда халыкара дәрәҗәдә аккредитацияләнгән судьялар Голштин токымлы иң яхшы сыерларны билгеләячәкләр.

Оештыручыларның контактлары:

Инвестицияләр һәм инновацияләр буенча республика агросәнәгать үзәге

(«РАЦИН» АҖ)

420111, Россия, Казан шәһәре, Федосеев ур.,36

Тел./факс:+7(843) 221-77-95

E-mail: expo.racin@tatar.ru Сайтлар: racin.ruagrovolga.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев