Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агуланган тормыш. Мөслим авылы

1957 елда Чиләбе өлкәсенең Чиләбе-40 исемле ябык шәһәрендә (бүгенге Озерски) урнашкан "Маяк" комбинатында дөньяда иң зур атом казаларының берсе – ​ зур шартлау була. Нәтиҗәдә 20 млн кюри күләмендә атом калдыклары һавага тарала. 23 мең дүрткел чакрым зурлыгында мәйдан нурланыш белән агулана.

Махсус репортаж: Кыштым фаҗигасенә 60 ел

Асылда комбинатка якын урнашкан авыллар шартлауга кадәр үк агулана башлаган була — Теча елгасына атом калдыкларын агызу сәбәпле. Бу хәл 1949 елның мартыннан 1951 елның ноябренә кадәр дәвам итә. Өч ел дәвамында елгага кимендә 2,8 млн кюри күләмендә агулы калдыклар эләгә, нәтиҗәдә 41 авыл-калада яшәүче 124 меңләп кеше нурланыш ала.

Төбәктәге халыкның бер өлеше, якынча 8 мең кеше, эвакуацияләнгән була, ә берничә авыл ул вакытта күчерелми кала. Шуларның берсе - Чиләбе өлкәсе Коншак районында урнашкан Мөслим авылы.

 

​Юлның бер ягында ерактарак кызыл кирпечтән салынган, ун метр чамасы озын дивар күренә. Дивардан ерак түгел ике олы бина, икесе дә ярым җимерек, ташландык хәлдә. Шунда ук текә тау бите, астарак Теча елгасы ага.

Теча елгасы

Теча елгасы

Кайбер урыннарда бетон нигез калдыклары, биек баганалар күренә. Шундый багананың берсенә тутыккан тимер такта эленгән. Тактадагы "Куркыныч зона. Ят кешеләргә керү тыелган" дигән язуны бик якын килеп кенә укып була.

Мөслим авылы – 60 ел элек "Маяк" комбинатында булган фаҗигадән соң күчерелми калган авылларның берсе. Күчерелмәгән дип әйтү дөрес булмас, ахыр чиктә, 50 елдан артык вакыт узгач, 2009 елда авылны күчерәләр, шушы урыннан ике чакрым гына ераклыктагы яңа урынга.

Авылны табу җиңел түгел. Монда килеп җиткәнче Мөслим авылы элек урнашкан җирләрен карап узасың, аннан Мөслим тимер юл станциясен үтәсең. Ә инде килеп җиткәч күп йортларның игезәкләрчә салынганына игътибар итәсең.

Яңа Мөслим урамы

Яңа Мөслим урамы

 

Яңа урында йортлар салуга Росатом 1 млрд сум акча бүлә, тагын 400 миллион сумга якын акча инфраструктурага дип төбәк администрациясе тарафыннан бирелә.

Әмма авыл төзелеп халык күченгәннән соң, йортларның түзә алмаслык салкын булуы ачыклана. Активистлар хатлар язгач кына ул вакытта президент вазифасын башкарган Дмитрий Медведев кушуы белән яңа йортларның сайдингларын киредән сүтеп яңадан ремонтлыйлар.

БЕЗНЕ ОНЫТТЫЛАР

Инфраструктурага килгәндә, проблемнар әле дә бар, бу турында Азатлыкка Мөслим авылы кешесе Рамил Мөхәммәдьяров сөйләде.

Рамил Мөхәммәдьяров: "Безне оныттылар"

0:02:12

0:00:00/0:02:12

 йөкләү 

 

— Инфраструктура тулысынча төзелмәгән. Без бик күп җыелышлар үткәрдек. Ул җыелышларда Росатом вәкилләре дә, Сергей Кириенко (Росатом башлыгы — ред.) да катнашты. Генпланны кабул иткәннән соң, мин ул генплан буенча үзгәртүләр булмаячакмы дип сорау биргән идем. Чөнки ул документта мәдәният йорты да каралган иде, әлегәчә ул юк. Сырхауханә дә юк, бары тик гомумпрактик табиб бинасы гына бар, ә анда табиблар юк диярлек. Проблемнар бүгенге көндә дә бик күп.

​Авыл халкы белән аралашканнан соң, дөрестән дә сырхауханә юклыгы иң зур проблемнарның берсе икәнлеге аңлашыла, чөнки бу авылда һәр гаиләдә авыру кеше бар. Күпчелеге яман шеш авыруы белән интегә.

Мөслимнең ташландык мәчете

Мөслимнең ташландык мәчете

Элек Чиләбе төбәк хастаханәсендә әйбәт реабилитацион үзәк булган, анда нәкъ менә нурланыштан зыян күрүчеләр өчен дәвалау програмы булган, хәзер андый програм юк. Халыкны борчыган тагын бер мәсьәлә - ул реабилитацион үзәкне яңадан ачтыру, ди Рамил әфәнде:

Башка җиргә күчердек тә шул җиткән дигәннәрдер...

— Мин икенче сыйныфта укыганда, 1969 ел булгандыр, нурланыш алганнар өчен Чиләбедә биофизика институтының филиалын ачканнар иде. Анда күбесенчә фәнни тикшерүләр үткәрә иделәр, хәзер безне анда дәвалыйлар, әмма квота буенча айга 4-5 кешене генә карый алалар. Ә бит зыян күрүчеләр Свердловски, Курган өлкәсе һәм без яшәгән Чиләбе якларында да бар. Хәзер бик тә кыен. Без, әлбәттә, элеккеге реабилитацион үзәкне ачуны сорап йөрибез, чөнки анда, дөрестән дә, сәламәтлекне сыйфатлы итеп тикшерәләр иде. Хәзер андый нәрсә юк, кыскасы, безне оныттылар. Башка җиргә күчердек тә, шул җиткән, проблем бетте дип уйлаганнардыр инде. Ә бит бик каты какшаган сәламәтлек шул килеш калды.

ҮЛҮЧЕЛӘР БИК КҮП

Мөслимдә үлүчеләр саны бик күп. Авыл халкы әйтүенчә, бик күп яшьләр яман шеш авыруыннан үлә. Иске Мөслимдә генә өч зират, яңасында бер мөселман зираты һәм Мөслим станциясендә бер православ зираты бар.

Наилә Хәлилова: "Авылыбызда үлүчеләр бик күп"

0:01:17

0:00:00/0:01:17

 йөкләү 

 

Бик яшьли китеп баралар, күбесе яман шештән...

— Миңа 57 яшь, 60ка җитеп булырмы-юкмы, белмим, дип башлады сүзен Мөслимдә яшәүче Наилә Хәлилова. — Мондагы проблемнар әйтеп бетергесез күп. Беренчедән, безнең балалар бик нык авырый, ә балалар табибы юк. Элек стационар да, даруханә дә бар иде, ә хәзер юк. Бөтен Мөслим авылына, моңа Мөслим станциясе дә керә, бер табиб. Коншакка (район үзәге — ред.) барырга туры килә, ә андагы табиб безне кабул итми, сезнең үзегезнең сырхауханә бар дип кире бора, ә үзебездә бер генә табиб утыра. Үлүчеләр саны бик күп бездә, 48, 52, 64 яшьтә китеп баралар, күбесе яман шеш авыруыннан үлә.

Яңа йортлар салынган вакытта кешеләргә, йә яңа җиргә күчәргә, йә 1 миллион сум акчаны алып алга таба йорт, фатир сатып алу эшләрен үзләренә хәл итү мөмкинлеге бирелә. Кайберәүләр бу мөмкинлекне кулланып шушы җирләрдән ераккарак китәргә омтыла.

Рәшидә Фәттәхова

Рәшидә Фәттәхова

Рәшидә Фәттахова бердәнбер малаен югалткан. Авырудан түгел, малаен йортка бирелгән акча өчен үтергәннәр. Илдар Әбдрахманов йорт өчен 1 миллион сум акча алган була, әмма кулланырга өлгерми. Акчаларын алырга теләп җинаятьчеләр аны үтереп, гәүдәсен юрганга төреп Чиләбедән ерак булмаган җирдә ташлап калдыра.

Кайсы гына йортка шакыма, хуҗасы белән сөйләшмә, һәрберсе диярлек берәр туганын югалткан. Күбесе бу хакта сөйләргә дә теләми, бик авыр дип гафу сорап ишек-капкаларын ябып куя.

Мөслимдә яшәүче бер кешенең ишегалды

Мөслимдә яшәүче бер кешенең ишегалды

 

Эш урыннары җитми, хезмәт хакы түбән. Иске Мөслим җирлегендә элек зур оешмалар эшләп торган: район транспорт оешмасы, "Сельхозхимия" район берләшмәсе, "Нефтебаза" район берләшмәсе, сәүдә базасы. Авылда яшәүчеләр күбесе шунда эшләп көн күргән.

Бүгенге яңа Мөслимдә торбалар белән эш итүче ике оешма, "Промтехуголь" оешмасы һәм зур кошчылык фабрикасы бар. Бу кошчылык фабрикасы күп сораулар тудыра. Рамил Мөхәммәдьяров әйтүенчә, җирле түрәләр бөтен җирләрне агуланган дип әйтмәскә тырыша, чөнки бу фабрика продукциясе Русиянең төрле төбәкләренә җибәрелә. Хакимият фабрикага уңай карашта булса, җирле халык зарлана: "Ул чебенгә, яман искә чыдамалы түгел", ди Наилә Хәлилова.

Мөслимдә шулай ук радон (радиоактив газ) проблемы да бар икән. Гәрчә Мәскәүдән килгән бәйсез эксперт комиссиясе радонның күләме артмаган дисә дә, җирле халыкка баз казу тыелган була. Шулай ук яңа мәктәптә һөнәрханәне аскы катта (подвалда) урнаштырырга планлаштырылган булган, әмма соңрак моны тыйганнар.

Агуланган Теча елгасына якында йөргән сыерлар

Агуланган Теча елгасына якында йөргән сыерлар

Теча елгасыннан башка авылга якын бер күл дә, елга да юк. Яңа Мөслим бала-чагасы җәен су коенырга шул ук агуланган елгага йөри. "Балаларга елганың агуланган икәнен аңлатып, анда йөрүне тыеп буламы соң? Безне күчергәндә якында берәр күл булсын дип сорадык. Мәсәлән, моннан ерак түгел Тишки күле яисә Шугуняк күленә якын күчерерләр дигән идек, әмма халыкның теләген санга сукмадылар", ди Рамил әфәнде. Авыл халкы асраган мал да җәен иске Мөслим басуларына барып үлән ашый, Теча елгасына төшеп су эчә.

Теча елгасы аша күпер

Теча елгасы аша күпер

Монда яшәүчеләр, эшләүчеләргә категориягсенә карап ташламалар каралган. Алар 1993 елда канунга кертелә һәм монда яшәгән халык Чернобыль фаҗигасеннән зыян күрүчеләргә тиң дип санала. Пенсия алучыларга, мәсәлән, пенсия хакына 100 сумга якын өстәмә бирелә. Рамил әфәнде монда яшәүче һәм эшләүче буларак 500 сум һәм даруларга 400 сум өстәмә акча алганын әйтте. Даруларга ничә сум акча китә дигән сорауга, 2-3 меңгә якын, ди. Әгәр Чернобыль фаҗигасе булмаган булса, безне ишетмәсләр иде һәм без элеккечә иске Мөслимдә яшәп калыр идек. Ә болай, 50 елдан соң булса да, безне күчерделәр, ди Рамил Мөхәммәдьяров.

Видео, текст: Алсу Әхмәт. Фото: Сергей Потеряев

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев